Барлык яңалыклар
Икътисад
15 ноябрь , 19:08

"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр

15 ноябрьдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров, Октябрьский шәһәренә эшлекле сәфәре чикләрендә, "Альтернатива" кавырсын изделиеләре җитештерү заводында булды.

"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр
"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр

Компания Русия һәм БДБ илләрендә көнкүреш ихтыяҗлары өчен кавырсын әйберләр җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора. "Альтернатива" 2 меңгә якын исем астындагы продукциясен тәкъдим итә. Алар Русиядән тыш, Казахстанга, Белоруссиягә, Монголиягә, Үзбәкстанга, Әрмәнстанга һәм Абхазиягә озытыла. Коллективта 2 меңнән артык кеше эшли.
"Альтернатива" ел саен катлаулы 100 пресс-форма җитештерә һәм бу - Русиядә иң яхшы күрсәткеч. Компания хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программаларында актив катнаша. Ул "Башкортстанның иң яхшы товарлары", "Русиянең иң яхшы 100 товары" бәйгеләрендә танылу яулаган.
Предприятие 5 инвестиция проект тормышка ашыра. Алар ял һәм туризм өчен кавырсын изделиеләр эшкәртү, шулай ук балалар товарларын серияле җитештерү өчен корылмалар яңартуны үз эченә ала.
"Альтернатива"ның гендиректоры Раил Фәхретдинов предприятиегә дәүләт ярдәме күрсәтелү мөһимлеген, Радий Хәбиров исә заводның төбәк икъдисады үсешенә салган сәләтен билгеләде.

БР Башлыгы сайтыннан.

"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр
"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр
"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр
"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр
"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр
"Альтернатива"ны чит илләрдә дә беләләр
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: