Бүген Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы мәйданчыгында Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү өчен җавап бирүче шәһәр һәм район администрацияләре башлыклары урынбасарлары (бизнес-шерифлар) белән очрашкан.
Муниципаль бизнес-шерифлар институтын 2019 елда республика җитәкчесе инициативасы белән кертелгән. Радий Хәбиров ассызыклаганча, алар эшмәкәрлеккә ярдәм итү системасының мөһим өлешенә әверелгән һәм муниципаль икътисадның тотрыклылыгына, тулаем республиканың инвестицион потенциалын гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә. Төбәк җитәкчесе аңлатканча, икътисадка инвестицияләр җәлеп итүнең яхшы темплары – еш кына берничә ел дәвамында формалашкан проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Һәр муниципалитет эшмәкәрләр белән системалы эш алып барырга тиеш. Моның өчен иң яхшы территорияләр тәҗрибәсен тиражларга кирәк. Радий Хәбиров уңай мисалларның берсе итеп Туймазы районын атаган.