Барлык яңалыклар
Икътисад
5 ноябрь , 17:20

Төзелеш тулы куәтенә бара

Башкортстанда 4 меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак.

Төзелеш тулы куәтенә бара
Төзелеш тулы куәтенә бара

Башкортстанда 4 меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак.

 

Чишмә районында бүлү үзәген төзү 4 меңгә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта төбәкнең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазифаларын башкаручы Алексей Гусев хәбәр итте.

- Компания логистик хаб булачак заманча склад булдыруга 9 млрд сумнан артык акча кертәчәк. Төзелеш инде тулы куәтенә бара. Ышанам ки, бу масштаблы проект Безнең төбәкнең сәүдә өлкәсе үсешенә яңа этәргеч булачак, – дип сөйләде Алексей Гусев.

187 мең кв. м мәйданлы логистик комплекс «Ырынбур Идел буе федераль округы»н 2025 елда эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бүлү үзәгенең операторы «СберЛогистика»компаниясе булачак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: