Барлык яңалыклар
Икътисад
1 ноябрь , 21:42

Яңа җитештерү объектлары калкачак

1ноябрьдә БР Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы "Инвестсәгать" үткәрде.

Яңа җитештерү объектлары калкачак
Яңа җитештерү объектлары калкачак

Чарада сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында яңа инициативалар тикшерелде.
Чишмә районында келәт үзәге төзү проекты турында "ПФО Оренбург" компаниясенең үсеш буенча директоры Никита Иночкин сөйләде. Инвестор 187 мең квадрат метр зурлыгында булачак заманча логистика комплексы төзелешенә 9,43 млрд. сум салырга җыена. Булачак проектка нигез салынган.
2025 ел ахырында төзелеп беткәч, яңа келәт 4 меңгә кадәр эш урыны булдыра алучы бик күп арендаторларны үзенә сыйдыра алачак. Проектка дәүләт салым ташламалары статусы бирелгән.
"Башстройтранс" компаниясе директоры Андрей Афанасенков бетон изделиеләре җитештерү буенча Уфада яңа цех төзү планы белән бүлеште. Яңа предприятие төзелеш тармагы ихтыяҗы өчен эшлиячәк, шулай ук 15 хезмәт урыны булдырачак. Компания 2023 елда җир сатып алган, әле ул 1,3 мең квадрат метр мәйданда цех төзи. Инвестицияләр комитеты проект белән танышты һәм аңа салым ташламалары статусы бирде.
Мәләвездә 25 мең тонна ашлык саклауга исәпләнгән элеватор төзеләчәк. Шулай ук катнашазык заводы яңыртылачак. Төзелеш проектлары белән "Союзпромптиц" компаниясе директоры Ратмир Әбдрәшитов таныштырды. Әлеге ике төзелешкә 535 млн. сум салыначак. Объект файдалануга тапшырылгач, авыл хуҗалыгы азыгын елына 200 мең тоннага кадәр арттырырга һәм яңа 50 эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк. Проектка салым ташламалары статусы бирелде.

БР Башлыгы сайтыннан.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: