Барлык яңалыклар
Икътисад
25 октябрь , 16:47

Үзәк банк төп ставканы 21%ка кадәр күтәрде

Торак сатып алу елдан-ел авырлаша.

Үзәк банк төп ставканы 21%ка кадәр күтәрде
Үзәк банк төп ставканы 21%ка кадәр күтәрде

Русиянең Үзәк Банкының директорлар советы еллык төп ставканы 20дән 21% ка кадәр күтәрергә карар иткән.

Инфляция Үзәк Банкның июльдәге фаразыннан шактый югарырак тора, дип билгеләп үтелә. Шуңа күрә акча-кредит сәясәтен тагын да катгыйландырып, инфляция йогынтысын киметүгә юнәлдерелә. Еллык инфляция, 21 октябрьгә 8,4% тәшкил иткән һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча 8 – 8,5% тирәсе булыр дип көтелә.

Бу тема буенча Русия Банкы директорлар советының киләсе утырышы 20 декабрьгә планлаштырылган. Анда да ставкаларны тагын күтәрерләр дип көтелә. Бу инфляциянең 2025 елда 4,5-5%ка һәм 2026 елда 4%ка кадәр кимүенә китерәчәк, дип уйлыйлар.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: