Барлык яңалыклар
Икътисад
24 октябрь , 20:45

Республиканың потенциалы зур

Радий Хәбиров һәм Светлана Чупшева инвестицион климатны яхшырту буенча эксперт сессиясендә катнаштылар

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева бизнес-бергәлек белән эксперт сессиясендә катнаштылар. Аның темасы - "Инвестицион климат. Лидерлык стратегиясе".

Радий Хәбиров төбәктә эшмәкәрлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыруның мөһимлеген ассызыклады. - Без елны инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Һәм бу темпны саклап калу өчен инвестклиматны яхшырту буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк, - дип билгеләде төбәк башлыгы.

- Без регионда ярдәм чараларыннан файдаланучы һәм инвестцикл кысаларында барлык процедураларны тиз узучы эшмәкәрләрдән уңай кире элемтәне күрәбез. Башкортстанның үз брендларын һәм продуктларын дөнья аренасына чыгару өчен потенциалы зур, - дип ассызыклады Светлана Чупшева.

Сессиядә катнашучылар хакимият органнары һәм бизнес-бергәлекләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек итү инструментлары турында фикер алыштылар. Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова республикада бизнес алып баруның хәвефсезлек дәрәҗәсеннән, инвесторларга игътибарлы булудан канәгать булуын билгеләп үтте.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: