Барлык яңалыклар
Икътисад
24 октябрь , 19:57

"Ашан" Русиядән китә, ди

Китсә, "Магнит", "Пятерочка"ларга йөрербез. 

Auchan француз  төркеме Русиядә үзенең бизнесын сатуның соңгы стадиясендә. Сүз аның РФдәге төп активы – “Ашан” җәмгыяте – буенча килешү турында бара.

Русиядә гипермаркетлар челтәренә хуҗа булучы Auchan РФдәге компаниясенә сатып алучы тапкан, диелә. Булачак хуҗаның исемен әлегә әйтмиләр. “Русиядән китәр өчен Auchan җирле сатып алучы тапкан”, – дип яза  La Lettre  гәзите.

“Ашан” компаниясе Русия базарында 2002 елдан бирле эшли. Әмма Украинда махсус хәрби операция башлану белән  “Ашан” автономияле рәвештә эшли башлаган һәм  баш компаниягә дивидендлар җибәрүдән туктаган. Шуңа Auchan РФдәге проблемалы активыннан котылырга дигән карар кабул иткән.

Auchan төркеме Русия генә түгел, Венгрия базарыннан да китә, ди. Ә менә Украинадан ул  китәргә җыенмый икән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: