Барлык яңалыклар
Икътисад
23 октябрь , 16:01

Җирле булганнар

Җирле булганнар
Җирле булганнар

Агымдагы елның тугыз аенда ташламалы категориядәге гражданнарга индивидуаль торак төзелеше өчен 1064 җир кишәрлеге бирелде.

2024 елда Башкортстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге категория гражданнарны җир кишәрлекләре белән тәэмин итү максатыннан 1,118 миллион сумлык кадастр эшләрен башкаруга контрактлар төзегән. Агымдагы елның тугыз аенда башкарылган эшләр күләме 680,6 мең сумнан артып китте. Формалашкан кишәрлекләрнең күпчелеге Яңавыл (186), Иглин (159) һәм Мишкә (148) районнарында күзәтелә.

Индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре түбәндәге ташламалы категория гражданнарга: яшь һәм күпбалалы гаиләләргә, торакка мохтаҗ буларак исәптә торучы затларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләгә, шулай ук хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм әлеге операциядә һәлак булган катнашучыларның гаилә әгъзаларына бушлай бирелә.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: