Барлык яңалыклар
Икътисад
21 октябрь , 17:37

Без күпме азык-төлек җитештерәбез?

«Хәләл» стандартлары буенча ни эшләнә?

Без күпме азык-төлек җитештерәбез?
Без күпме азык-төлек җитештерәбез?

«Хәләл» стандартлары буенча ни эшләнә?

 Башкортстанда биш ел эчендә азык-төлек җитештерү 29 процентка арткан.

Республикада соңгы биш елда азык – төлек продуктларын чыгару 29 процентка, ә эчемлекләр җитештерү 12 процентка арткан. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

 Моннан тыш, 2024 елның җиде аенда авыл хуҗалыгы кооперативларында эшкәртүне үстерүгә һәм чимал сатып алуга 10 кооперативка 19 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Башкортстанда «Хәләл» стандартлары буенча продуктларны сертификацияләүне үстерүгә зур игътибар бирелә, аларны республиканың 43 компаниясе җитештерә. Башкортстан шулай ук «Роскачество-хәләл» компетенцияләр үзәге вәкиллеген булдырган Русиянең беренче төбәге.

Азык-төлек сәнәгате продукциясен экспортлау да югары темплар белән үсә. Алдагы биш елда аның күләме өч тапкырга арткан. Башкортстаннан барлыгы 44 илгә, шул исәптән Һиндстанга, Кытайга, Алжирга, Казахстанга, Беларуссиягә, Үзбәкстанга товар китә. 2024 елда республика чит илләргә 460 мең тоннадан артык агросәнәгать комплексы продукциясен саткан.

 Радий Хәбиров агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә яхшы җитештерү күрсәткечләре һәм экспортны үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Фото: gov.kz

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: