Барлык яңалыклар
Икътисад
7 октябрь , 13:45

Аграрийларга каза чыгымнары түләнә

Быел Башкортстанда урак эшләре катлаулы һава торышы шартларында барды.

Аграрийларга каза чыгымнары түләнә
Аграрийларга каза чыгымнары түләнә

Туфракның артык дымлануы сәбәпле, республика җитәкчесе боерыгы белән, төбәктә гадәттән тыш хәл кертелде.  БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, артык дымнан 373 хуҗалык, 450 мең гектар чәчүлек каза күргән. Уңыш 179 мең гектарда һәлак булган.

         Быел беренче тапкыр чәчүлек мәйданнарының 20 проценты старховкаланган булган. Аграрийларга страховкалар түләнә башлаган, аларга 76 миллион сумнан артык түләнгән.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: