Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь , 10:31

Майлы булырбызмы?

Төп май культурасы – көнбагыш җыю эшләре ничек бара?

Майлы булырбызмы?
Майлы булырбызмы?

Төп май культурасы – көнбагыш җыю эшләре ничек бара?

 

Башкортстанда төп май культурасы-көнбагыш җыю эшләре кызу бара. Бүгенгә 25 районда бу культура 25 мең гектарда җыелган. Төбәктә май орлыкларының тулаем суктырылган күләме 39,4 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык –гектардан 15,7 центнер.

 Быел көнбагыш төбәкнең 34 районы хуҗалыкларында үстерелә. Бүгенгә иң күп май орлыгы Ярмәкәй районында суктырылган. Ул 5,4 мең тонна тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, гомумән алганда, 2024 елда Башкортстан аграрийлары 478,5 мең гектарда майлы культуралар чәчкәннәр, шулардан 315 мең гектарга якын көнбагыш, калганнары – рапс, горчица, соя, җитен.

2023 елда көнбагыш уңышы 431,1 мең тонна тәшкил иткән. Быел күпме булыр?

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: