Барлык яңалыклар
Икътисад
23 сентябрь , 13:37

Илшат Фазрахманов: "Республика агросәнәгать комплексы үсеше терлекчелектән башка мөмкин түгел"

Илшат Фазрахманов: "Республика агросәнәгать комплексы үсеше терлекчелектән башка мөмкин түгел"
Илшат Фазрахманов: "Республика агросәнәгать комплексы үсеше терлекчелектән башка мөмкин түгел"

Республика агросәнәгать комплексы үсеше терлекчелектән башка мөмкин түгел, дип белдерде БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, БР авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов 21 сентябрьдә "Сөт иле-2024" фестиваленең эшлекле программасында төбәк терлекчелеге үсеше киңәшмәсен ачканда.
-Бездә йә корылык, йә артык дымлылык, - диде ул. - Шуңа күрә малчылыкның заманча һәм нәтиҗәле системасын төзеп кенә без алга бара алабыз.
Ул, товар продукциясенең тотрыклы үсешен күз уңында тотып, соңгы елларда тармакта барган үзгәрешләрне глобаль дип атады. Моңа кадәр сөт һәм терлекчелек җитештерүенең зур өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлешенә төшсә, хәзер бу нисбәт авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары файдасына үзгәргән. Әйтик, товар сөте җитештерүе быел төбәктә 7 айда 474 мең тонна, ит - 211 мең тонна, терлек продукциясе җитештерүе күләме 77,5 млрд сумлык тәшкил иткән.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм токымчылык эшләре департаменты директоры Сергей Воскресенский илдәге малчылык үсеше турында сөйләде. Ул Русия президенты Владимир Путин тарафыннан, илнең тулы азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен, 2030 елга агросәнәгать комплексы продукциясе үсешен - 25 процентка, агроэкспортны - 1, 5тапкырга, инвестицияләрне 60 процентка арттыру бурычы куелуын билгеләде.
-Быел Русиядә ит - 5,2, сөт- 4,5, йомырка җитештерү күләме 5 процентка кадәр артты,- дип билгеләде ул.
Воскресенский шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яңа ярдәм чаралары турында җиткерде. Мәсәлән, сөтчелек фермаларын төзү чыгымнары 25 тән хәзер 30 процентка кадәр каплатыла, шулай ук үсеш күрсәткечләре булган фермаларга артттырылган 1,4 коэффициенты кулланыла.
Фестивальнең пленар өлешендә Милли сөт җитештерүчеләр союзының гендиректоры Артем Беловның традицион чыгышы булды. Ул Русия сөтчелек тармагының 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе турында бәян итте. Сөт базарының эшкәртүчеләргә дә, җитештерүчеләргә дә үсү мөмкинлеге бирүен билгеләде.
Киңәшмәдә Башкортстанның эре сөтчелек хуҗалыклары җитәкчеләре дә бай эш тәҗрибәләре белән бүлеште.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: