Барлык яңалыклар
Икътисад
19 сентябрь , 21:38

Гомель белән хезмәттәшлек ныгый

Уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан Беларусь республикасының Гомель өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштыра.

Бу хакта Гомель икътисади форумында чыгыш ясаганда Башкортстан хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы – Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.

– Узган ел без Башкортстан белән Беларусьның озак сроклы хезмәттәшлек программасын расладык, анда үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре буенча предприятиеләребез арасында 50дән артык уртак проектны гамәлгә ашыру активлыгын берләштердек. Гомель өлкәсе белән аларның 20% тирәсен гамәлгә ашырабыз. Гомель өлкәсе дә, Башкортстан да – танылган индустриаль үзәкләр, аларда сәнәгать икътисадның өчтән береннән күбрәген формалаштыра, – диде Рөстәм Моратов.

Башкортстан һәм Гомель өлкәләрендә преференциаль режимлы территорияләр урнаштырылган, алар сәнәгатьнең эшкәртү тармакларын үстерүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, Белоруссия төбәгендә Башкортстанда киң кулланыла алырлык җитештерү төрләре актив үсә.

Ул, чыгышын тәмамлап, уртак тарихи хәтергә дә тукталды. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышы вакытында, Гомель өлкәсе территориясен үтеп, аның шәһәрләрен һәм районнарын азат иткән 112нче башкорт кавалерия дивизиясе батырлыгы. Спикер сүзләренчә, буыннан-буынга тапшырыла торган хәтер Башкортстан һәм Гомель арасында төрле яклы партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү өчен ныклы нигез булып тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: