Туймазының мебель фабрикасы “Башкорстан продукты” проектына кертелгән.
“Корона” җәмгыяте ай саен уртача алганда 30000 матрас һәм 9000 кровать җитештерә. Компаниянең дилерлык челтәренең 50 склады бар, алар Русиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан.
-Фабрика ризык булмаган товарлар җитештерүче 156нчы дипломат-җитештерүче булды. Бу статуска ия булу компаниягә Башкортстан товарларын Русия һәм чит илләр базарында күбрәк тәкъдим итү өчен юллар ача,- ди бу уңайдан БР Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазифасын башкаручы Алексей Гусев.
Әлеге вакытта предприятие мәйданы 10000 квадрат метр булган яңа җитештерү корпусы төзи.