Август аенда ипотека кредиты алу күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында 5нче урында тора.
Рейтингның беренче баскычында Мәскәү – 39,73 млрд сумга 5,46 мең кредит (бер ай эчендә кредитлау күләме 1% ка кимегән). Икенче урынны Мәскәү өлкәсе алган – 24,46 млрд сумга 4,26 мең кредит ( 4% ка үскән). Өченчесе - Санкт-Петербург – 18,50 млрд сумга 3,35 мең кредит бирелгән (+8%). Дүртенче урында Краснодар крае – 11,94 млрд сумга 2,67 мең кредит (күләм +5%). Бишенче урынны Башкортстан алган - 11,21 млрд сумлык 3,19 мең креди бирелгән (күләм +24%).
Быел август аенда банклар ил буенча 332,88 млрд сумлык 80,29 мең ипотека кредиты биргәннәр. Узган елның августында 913,35 млрд сумлык 216,01 мең ипотека кредиты бирелгән булган.
Агымдагы елның сигез аенда русиялеләр 3,64 трлн сумга 843,62 мең ипотека кредиты рәсмиләштергән. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кредит бирүләр саны 30% ка кимегән. Узган елның гыйнварыннан августка кадәр 4,77 трлн сумга 1,21 млн ипотека бирелгән.
Чыганак: Башинформ.
Автор фотосы.