Барлык яңалыклар
Икътисад
14 сентябрь , 13:06

Ярминкә сату итте: Ярминкә чакмагышлыларны сөендерде

Дөньяларыбыз мул, өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып торса да, халкыбызның матур традицияләрен саклап республикабызда ел саен уңышлар җыеп алынгач, ярминкәләр оештыру дәвам итә. Башкортстан халкы елның-елында ярминкәләрне көтеп ала. Чакмагыш авыл Советы биләмәсе башлыгы Марсел Хәсәнов ассызыклавынча, ярминкәләр – халыкка бәйрәм рухы, күтәренке кәеф тә бүләк итә.

Ярминкә сату итте: Ярминкә чакмагышлыларны сөендерде
Ярминкә сату итте: Ярминкә чакмагышлыларны сөендерде

Башкортстанның барлык муниципалитетларындагы кебек Чакмагышта да көзге уңыш, көзге муллык ярминкәсе гөрләде. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе иртәнге сәгатьләрдән үк хезмәт күрсәтә башлады. Мәйданда яңгырап торган җыр-моңнар да күңелләрне күтәреп җибәрде, бәйрәм кәефен өстәде.

– Чакмагыш – һәрчак үзенең ярминкәләре белән дан тоткан. Әле дә нәкъ шулай! Биредә бай ассортиментта экологик яктан да чиста булган, арзан бәягә продукция тәкъдим ителә. Азык-төлек кенә түгел, агач үсентеләре, бакчага утыртыр өчен чәчәкләр дә алу мөмкин. Шул ук вакытта берникадәр кием-салым белән дә сәүдә нокталарын күрәбез. Гомумән, җаның ни тели – шул бар, – дип бәян итте Чакмагыш авыл Советы биләмәсе башлыгы Марсел Хәсәнов. – Чакмагышлылар һәрвакыт ярминкәләрне көтеп ала. Бездә тырыш, булдыклы халык яши бит. Ындыр-бакча уңышларын да сату өчен монда – менә дигән мөмкинлек! Шулай ук ярминкәләр – шатлыклы күрешүләр, ихлас аралашулар урыны булып кала. Башкортстанда авыл халкының яшәешен үстерү, аларга бакча уңышларын, авыл хуҗалыгы продуктларын рәхәтләнеп реализацияләргә барлык шартлар тудырылып тора. Шулай булгач, халыкның да эшлисе, тир түгеп үстергән, җитештергән уңышын башкаларга да тәкъдим итәсе килә. Ярминкәдә чын-чыннан бәйрәм рухы сизелә.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортиментына тел-теш тигезерлек түгел иде, сатуга куелган товар халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерде.  Бәяләр дә чагыштырмача кулай тоелды. Гадәттәгечә, ярминкәгә килүчеләр, нигездә, агач үсентеләре, бал, кәбестә, бәрәңге, суган белән сарымсак, балык, сөт һәм май сатылган нокталарны буш тотмады.

– Үзебез үстергән көнбагыш, кыяр, ташкабак, үзебез тоткан һәм тазарткан балыкны сатабыз. Балыкның бәясе нибары – 250 сумнан. Менә “Иглинская” сортлы, сары төстәге бәрәңге. Аның килограмы 30 сумнан. Тулаем, 30 сутый җиребез, бакча бар. Яшелчә-җимешне хатыным һәм каникуллар чорында балалар үстерешергә ярдәм итә. Ярминкә булачагын кичә генә белеп алдык та, иртүк килеп җиттек. Ел да ярминкәләрдә катнашырга тырышабыз. Авыл җирендә үз йортың белән яшәгәч, бакчада уңыш күп. Аны кая гына куеп бетерәсең инде? Ә кемдер фатирда яши, бакчасы да юк. Башкаларга да сыйфатлы, химикатларсыз үстерелгән ашамлыклар тәкъдим итәсе килә. Аллаһка шөкер, Чакмагышта ярминкәләрне бик еш оештыралар. Һава торышы кояшлы булганда, һәр шимбә шаулап-гөрләп үтә, гадәттә, Юлай. Әлбәттә, “Өмет” укучыларына җиткерәсе теләгем: җиләк-җимеш пешеп торсын да, илләр тыныч булсын, – ди Каразирек авылыннан уңган бакчачы, район үзәк хастаханәсенең теш технигы, Әфган сугышы ветераны Гаяз ага Заһидуллин.

Умартачылык нигъмәтләрен, балны һәм аңардан ясалган сыйларны сатучылар да, сатып алырга теләүчеләр дә шактый күп иде биредә. Бик матур гаилә булган Ләлә апа белән Ягъфәр ага Салиховлар – Иске Почкак якларыннан абруйлы умартачылар. Әйткәндәй, Ләлә апаның тамырлары Чакмагышның Аблай авылыннан. Ә без беләбез бит инде — аблайлылар күпләп умарта асрыйлар. Салиховлар гаиләсе һәм якыннары да борынгыдан килгән, бабаларыннан калган изге шөгыльне лаеклы дәвам итәләр. Баллары төрлелеге, күплеге белән ярминкәдә халыкны җәлеп итте.

– Донник, көнбагыш, чәчкәләр балы алып килдек. Быел балга хаклар күтәрелде. Тик шулай да, умартачылыкта чыгымнар да күп бит. Умарталык өчен кирәк булган җиһазлар кыйммәтләнде. Узган ел 3 мең сумга сатып алсак, агымдагы елда 7500 сумны умарталыкка тоттык. “Среднерусская”, “Карпатка” токымлы умарта кортлары асрыйбыз. Үзем дә, ирем дә умартачылар нәселеннән. Балачактан ук, картәтиләр Аблайда бал кортлары үрчетте. Ягъфәр абыең да умартаны күпләп асраган гаиләдән. Хәзер умарталыкта балаларыбыз да ярдәмләшә, – диде Ләлә ханым. – Авылда умарта асраучылар сирәк. Шуңа күрә дә балга ихтыяҗ бар. Быел бал аз, әйбәт сатыла. Аертканны сатып бетереп барабыз. Кәрәзле балга караганда, сыек балны сораучылар күп. Алга таба да авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай матур итеп дәвам итсен. Безнең өчен ифрат уңайлы. Рәхмәт яусын оештыручыларга, рәхәтләнеп сату итәбез. Иминлек булсын!

Әңгәмәдәшем янына килгән сатып алучылар бертавыштан:

  • Баллары һәрвакыт югары сыйфатлы була, искиткеч тәмле була, менә карагыз әле, гәрәбәдәй бит. Чәчәкләр балы бармы, тагы ниндиләре бар? Бик тәмле бит сезнең бал!

Яхшы, намуслы һәм вөҗданлы умартачыларга халыкта шулай хөрмәт инде ул! Борыңгыдан килгән хикмәт инде бу.

– Ярминкәгә бәйрәмгә шикелле, шатланып-куанып чыктык. Бик матур, тәмле гөмбәләр, чәчкәләр алып чыктык. Гөмбәләр әле аз, яңгырлар бик юк бит. Опята, шампиньон, лисичка, рыжик, грузди кебек гөмбәләрне яратып җыябыз. Маринадлыйбыз, тозлыйбыз. Гаять тәмле була, “телне йотарлык”. Мәтрүшкәләр дә алып килдек әле. Нариман урманы шулкадәр ямьле, табигатьнең сый-нигъмәтләренә мул. Анда бер барсаң, кайтасы да килми. Халыктан товарларга ихтыяҗ бар. Сатучылар да бик күп. Көзге муллык күңелләрне күтәрә, әлбәттә. Сатулар да әйбәт бара. 0,7 литрлы банка гөмбәне 300 сумнан, 3 литрлысын 1200 сумга сатабыз. Мәтрүшкәләр 100 сум гына, – дип сөйләде Нариман авылыннан оста гөмбә җыючы Мәүлидә Шәфыйкова.

– Ярминкә күңелле бара, райондашлар бертуктаусыз йөреп тора. Менә балыклар китергәннәр, хәтта алар сикереп торалар(елмаеп, көлеп). Чакмагыш икмәген дә алдык. Ярминкәләр булган саен киләбез, кирәк-яракларны алабыз. Монда бит шактый очсыз бәяләр, “ат бәясе түгел”. Алмагач үсентеләре дә алдык. Үзебез дә бакчалар үстерәбез. Ярминкәләрне мөмкин кадәр еш оештырсыннар иде. Шәхси хуҗалыклардан күпме сый-нигъмәтләр чыгарыла монда. Комбикорма, арпа аласы иде бозауларга, тавыкларга. Тик ашлык саткан сәүдә нокталары күренмәде әлегә. Киләсе ярминкәләрдә булыр әле. Иң мөһиме ил-көн, туган җир имин булып, яу кырындагы якташ егетләр исән-сау кайтсыннар, – диде Чакмагыштан Фәвис Суфиянов һәм Рафаэл Раянов.

Еллар дәвамында ярминкәләрдә сатып алучыларның ышанычын яулаган сатучылар үз продукцияләрен бер-ике сәгать эчендә сатып бетерүгә иреште. Ә иң сөендергәне продукция үзебездә җитештерелгән, бәяләр – кулай!

 

Юлай НИЗАЕВ. Автор фотосурәтләре.

Ярминкә сату итте: Ярминкә чакмагышлыларны сөендерде
Ярминкә сату итте: Ярминкә чакмагышлыларны сөендерде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: