Премьер-министр Андрей Назаров рәислеге астында үткән утырышта республика хөкүмәтенең соңгы 5 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләре мәсьәләләренә аерым тукталдылар.
Андрей Назаров билгеләвенчә, төбәктә торак-коммуналь хуҗалыгына һәм төзекләндерү эшләренә зур игътибар бүленә. "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы булышлыгында 683 территория зур үзгәреш кичергән. 5 ел эчендә республикада имин мохитле шәһәрләр нисбәте 33-тән 81 процентка кадәр үскән. Шәһәр мохите сыйфаты индексының уртача әһәмияте буенча Башкортстан илдә - 22 нче, миллионнан артык кеше яшәгән 16 шәһәр арасында 7 урынга чыккан.
Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Алан Марзаев билгеләвенчә, 2023 ел торак төзелеше темплары буенча республика тарихында иң яхшысы булган - 3,3 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Соңгы 5 елда 14 млн. квадрат метрдан артык торак төзелгән, бу 600 меңнән артык гаиләнең торак шартларын яхшыртылган дигән сүз.
2023 ел йомгаклары буенча республика гражданнарны иске торактан күчерү төбәк программасын вакытыннан алда тәмамлаган төбәкләр арасына кергән. 2019 елдан алып җимерек хәлдәге 112 мең квадрат метрдан 9 меңгә якын кеше күчерелгән.
Йортларга газ кертеп бетерү программасы да уңышлы эшли. Программа гамәлгә ашырылган 5 ел эчендә республикада 49 мең йорт чигенә кадәр газ сузылган, 2 меңгә якын торак пунктына 3, 5 мең километр газүткәргеч төзелгән. 2023 ел йомгакларына ярашлы, республикада газ кертү 85,6 процент тәшкил иткән. 2019 ел ахырыннан алып 9 мең ташламага ия булган гражданнарның йортына газ кертү өчен 654 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Гражданнарның яшәү шартларын яхшырту буенча да күп эшләр башкарылган. 5 ел эчендә 4 мең күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясалган. Шул исәптә 2717 лифт алмаштырылган һәм бу аннан алдагы 5 елның дәрәҗәсеннән 2,5 тапкырга арткан. 5 елда 8 меңнән артык подъездга гомум 3,5 млрд. сумга ремонт үткәрелгән. Быел исә 106,2 млн. сумга 119 подъездга ремонт ясау күзаллана.
"Башкортстан ихаталары" - уникаль проектларның берсе. 5 елда 1326 ихата төзекләндерелгән. 6 млрд сумнан күбрәк акча салынган. Быел тагын 143 ихата төзекләндереләчәк.
Республика торак пунктлары урамнарын яктырту эшләре дәвам итә. 2019 елдан алып 900 млн. сумга 48 мең яңа яктырту ноктасы урнаштырылган. Быел 200 млн. сумга 4 мең светильник пәйда булачак.
Халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү - республика хөкүмәтенең игътибар үзәгендә торган мәсьәләләрнең берсе. "Таза су" федераль проекты булышлыгында 5 елда 4 млрд. сум җәлеп ителгән. Бу Идел буе федераль округында 1нче һәм Русия буенча 8нче урын. Планлаштырылган 23 су белән тәэмин итү объектының 17се төзелгән. Моның өчен 3,4 млрд сум бүленгән. Быел тагын 776 млн. сумлык 6 объект сафка басачак.
Федераль проект тормышка ашырылган чорда сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән республика халкы өлеше 87,6 проценттан 90,9 процентка кадәр җитәчәк.
БР Хөкүмәте сайтыннан.