2019 елдан алып 150 утырыш үткәрелгән. Шуларның уникесе муниципалитетларда үткән. Киңәшмә йомгаклары буенча 12 мең поручение кушылган. Шуларның 65 проценты икътисади үсешкә, 20 проценты социаль әһәмиятле мәсьәләләргә һәм 15 проценты инфраструктура үсешенә кагылышлы булган.
Бу чорда 16 мең төрле норматив-хокукый актлар һәм килешүләр проектлары әзерләнгән. Республика хөкүмәтенең 5 мең карары һәм 9 меңнән артык боерыгы кабул ителгән.
Андрей Назаров белдерүенчә, идарәче команда өчен стратегик максатлар Башкортстан Башлыгының 310 нчы указына ярашлы билгеләнгән. Указның төп параметрлары республика Хөкүмәте тарафыннан үтәлгән. Тулаем төбәк продукты җитештерү буенча 2 трлн. сум максатына 3 ел эчендә ирешелгән. Быелгы елның йомгаклары буенча 2,5 трлн. планкасына җитәчәк. Тагын да вакытыннан алда тормышка ашырылган бер бурыч - ул төп капиталга 500 млрд. сум күләмендә инвестицияләр салу. Былтыр бу күрсәткеч 620 млрд. сумнан артып киткән. Быел ярты эчендә 26,6 процент өстәлгән.5 ел эчендә сәнәгать үсеше 21,3 процент тәшкил иткән. Шулай итеп, Указ максатлары арттырып үтәлгән.
Премьер-министр икътисадның һәр тармагына аерым тукталды. Соңгы 2 ел авыл хуҗалыгы өчен гади булмады. Быелның 7 ае эчендә былтыргы авыл хуҗалыгы җитештерүе күләменнән 5,4 процентка артта калу күзәтелә. Үсемлекчелектә - 27,2%, малчылыкта - 0,4 %. Шулай булуга карамастан, ашлык җыю буенча 5 млн. тонна күләмендә тарихи рекорд куелган (2022 елда).
Төзелеш тармагында да уңай динамика күзәтелә. Үткән 5 елда үсеш 50 процентка җиткән. 14,1 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Көрәш һәм гимнастика сараен, дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәгенең беренче кампусын төзү Башкортстан Хөкүмәтенең зур эш нәтиҗәләренең берсе. Ел әйләнәсендә эшләүче 9 профильле балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры, заманча матди-техник базага баетылган 79 остаханә булдырылган. Бүгенге Башкортстанның иң зур күләмле инфраструктур проекты - Көнчыгыш юлы төзелеше тәмамлану алдында тора.
"Гамәлдәге республика хөкүмәте үзенең эш дәверендә социаль-икътисади мәсьәләләрне чишүдән тыш, моңа кадәр күрелмәгән хәлләр белән дә йөзгә-йөз очрашты. Ил һәм республика өчен ковид пандемиясе җитди сынау булды. Без кыска вакыт эчендә клиник-диагностика үзәкләре төзедек. Аның ярдәмендә 45 мең пациентның гомере саклап калынды. Инфекциягә каршы көрәштә 19 мең медицина хезмәткәре катнашты. Пандемияне җиңүгә 35 млрд сумнан артык акча салынды",- дип билгеләде премьер-министр.
Республика махус хәрби операциягә дә кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. Республика 5 исем астында батальон формалаштырылды. Алар бүген хәрби бурычны уңышлы үти. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән 10 якташыбыз Русия Герое исеменә лаек булды.