Соңгы чорда һава торышы бераз көйләнде. Көннәр яхшы торганда булган кадәр уңышны җыеп калырга тырыша аграрийлар.
Атна башына бөртекле һәм кузаклы культуралар 550 мең гектар мәйданда чабылган иде, бу планның өчтән береннән артыгын тәшкил итә.
“1,3 миллион тонна ашлык суктырылган һәм амбарга салынган. Уртача уңдырышлылык гектардан 24 центнер тәшкил итә, – диде оператив киңәшмәдә хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Берничә район хуҗалыклары иртә майлы культуралар – рапс, горчица һәм җитенне җыюга керештеләр. 4 районда – Әлшәй, Благовар, Дәүләкән, Илештә шикәр чөгендерен җыя башладылар. Бүгенгә 2 мең гектар мәйданда 84 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңдырышлылык – гектардан 475 центнер.
Шулай ук уҗым культураларын чәчү дәвам итә. Әлегә 70 мең гектардан артык мәйданга чәчелгән, ягъни планның 18 проценты үтәлгән.
Республикада мал азыгы әзерләү кампаниясе дә дәвам итә. Игенчеләр 1,1 миллион тоннадан артык сенаж әзерләнгән яки билгеләнгән план тулысынча үтәлгән. 81 мең тонна печән әзерләнгән, бу – планның 63 проценты. 81 мең тонна силос салынган.