Башкортстан хөкүмәте Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча милли проектларны тормышка ашыруга аеруча зур игътибар бүлә, дип язып чыкты республика хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров телеграм-каналдагы сәхифәсендә.
Аның сүзләренә ярашлы, быел 2018 елда кабул ителгән һәм 2019 елдан алып тормышка ашырыла башланган 13 проект төгәлләнәчәк. Президент быел февральдә 2030 елга кадәр билгеләгән берничә яңа милли проект киләсе елдан тормышка ашырыла башлаячак.
Былтыр Башкортстанда милли проектларны тормышка ашыруга бүленгән акчалар 1,5 тапкырга арткан. Бу 26,2 дән 40,4 млрд. сумга җиткән дигән сүз.
Милли проект буенча бүленгән акчаларга Уфа һәм Әбҗәлил районында 400 урынга 2 балалар бакчасы, Уфада түбәле футбол манежы һәм ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы төзелгән. "Мәгариф"" милли проекты чикләрендә 2019 елдан алып 15 мең укучыдан артык урынга исәпләнгән 29 мәктәп, аларның 9-ы балалар бакчасын үз эченә ала, сафка бастырылган. "Сәламәтлек" милли проекты булышлыгында Уфаның Затон микрорайонында Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге, шулай ук Баймак, Дүртөйле, Кырмыскалы, Мәсәгуть һәм Туймазыда 5 балалар поликлиникасы ачылган. Большеустьикинда дәваханә эшли башлаган. Һәм болар соңгы елларда башкарылган эшләрнең зур булмаган өлеше генә, әмма әлеге мисаллар Башкортстанда тормышка ашырылган милли проектларның зур күләме турында ачыктан-ачык сөйли.
2024 елда 3 "Кванториум" балалар технопаркын төзү, 14 мәдәният объектын ремонтлау, 9 мәктәпне сафка бастыру, "Иминлек" республика геронтология үзәге корпусын тапшыру, Кушнаренкода поликлиника ачу көтелә. Уфада исә вузара студентлар кампусының икенче чираты актив төзелә.
2025 елдан илебез милли проектларны тормышка ашыруның яңа, өченче этабына баса. Алар арасында "Гаилә", "Русия яшьләре", "Дәвамлы һәм актив тормыш" проектлары бар. "Без, һичшиксез, башлаган эшләребезне төгәлләячәкбез һәм республиканы арытаба үстереп алга барачакбыз" , дип яза Андрей Назаров Телеграм-каналда.
Фото: uksrb.ru