Башкортстан сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге буенча өченче тапкыр Русия рейтингының беренче баскычына күтәрелде.
Бу очраклы хәл түгел.
Сәнәгать үсеше мәсьәләләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның көнүзәк мәсьәләләренең үзәгендә тора. “Сәнәгать сәгатьләре” һәм “инвестсәгать”ләр турында гына бармый сүз. Эре корпорацияләр белән берлектә үткәрелгән уртак ведомствоара комиссияләр, утырышлар – һәммәсе уртак нәтиҗә өчен эшли. Төбәк Башлыгы проектларны тормышка ашыруның барлык баскычларында да катнашып, вакытында тиешле ресурсларны куша килә. Комплекслы эзмә-эзлекле эш үз нәтиҗәләрен бирми калмый.
-Сәнәгатькә ярдәм итүнең барлык инструментлары, Сәнәгать үсеше фонды, сәнәгать туризмы, яшьләрне сәнәгатькә җәлеп итү бездә начар эшләми. Бу күрсәткечләр барысы да беренче урынны алырга мөмкинлек бирде. Һәм иң мөһиме – бу күрсәткеч икътисад торышы үсешенең реаль күрсәткечләреннән читкә этәрелә. Узган елны без 7 процент үсеш белән тәмамладык, ә быел (биш айда) -7,7 процент. Үсеш бара, предприятиеләр эшли. Һәм республикада нәкъ эшкәртү сәнәгатенең өлеше зур, - ди төбәк Башлыгы.
Сәнәгать сәясәте һәр төбәк өчен бик актуаль. Шуңа да алар арасында конкурентлык зур. Рейтингның иң югары ноктасына менү бер хәл, ә басым һәм санкцияләр шартларында лидерлыкны тотып тору тагын да авыррак. Әмма Башкортстан тота.Чөнки республикада җитәкчелек тарафыннан сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруның тулы бер системасы булдырылды һәм икенче ел инде ул үзенең нәтиҗәлелеген исбатлап килә.
Башкортстанда сәнәгать сәясәте берничә юнәлештә алып барыла.
*Беренчесе, дәүләт ярдәме (предприятиеләр кредитлар реструктуризациясе өчен һәм яңа займнарга гарантияләр ала, чыгымнарын каплату өчен субсидияләр ала).
*Икенчесе, предприятиеләр белән турыдан-туры эш алып барыла. “Сәнәгать сәгате” форматында эшлекле киңәшмәләр, ведомствоара комиссия, “Ростех”, “Газпром”, Урал тау-металлургия компаниясе, “Башнефть” кебек эре корпарацияләр эш төркемнәре булдыра. Анда киң даирә сораулар тикшерелә – инфраструктура үсешеннән алып предприятиеләрнең сәнәгать кооперациясенә кадәр.
Республикада Башкортстан Башлыгы идарә командасы тарафыннан предприятиеләр кооперациясе өчен мәйданчыклар булдырыла һәм үстерелә. “Дәүләт-шәхси партнерлык” схемасы буенча Башкортстанда ун яңа технопарк булдырырга җыеналар. Бу хакта республика хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр иткән иде. Моннан тыш, Үзбәкстан үрнәгендә республика технопаркы булдырырга исәплиләр. Аның өчен 167 гектарлык җир сайланган да инде. Әле республикада 19 технопарк, 12 индустриаль парк эшли. Аларда 32,2 мең эш урыны булдырылган. Индустриаль парклар саны буенча безнең республика Мәскәү өлкәсе һәм Татарстаннан кала 3 урында. “Алга” аерым икътисади зонасында 170кә якын резидент хезмәт куя.
Нәтиҗәле инструментларның берсе – республика сәнәгать үсеше фондын ныгыту. Бүген ул – федераль сәнәгать үсеше фонды лидерларының берсе. Аның ярдәмендә төбәктә 2017 елдан алып инвестиция күләме 55,2 млрд сум булган 177 проект ярдәм алган.
2023 елда Башкортстан сәнәгать үсеше фонды тарафыннан гомум инвестицияләр күләме 12,2 млрд сум булган 44 проектка булышлык күрсәтелгән.
Сәнәгать үсеше һәм яңа җитештерү предприятиеләре ачу яңа эш урыннары булдыруга, кешеләргә заманча предприятиеләрдә эшләп, лаеклы хезмәт хакы алу мөмкинлеге бирә. Башкортстан республикасының сәнәгать предприятиеләрендә 326,7 мең кеше хезмәт куя. Шуларның 37, 6 меңе (11, 5%) -файдалы казылмалар табу өлкәсендә, 251 меңе (68,7%) - эшкәртүдә.
Яңалары белән беррәттән республикада күп еллар дәвамында эшләп килгән, халыкка яхшы таныш предприятиеләр дә заман белән бергә атлый. Шундыйларның берсе – “Ишембай оек фабрикасы”. Аның оекларын киеп үскәннәр бүген оныкларына аның товарын сатып ала. Безнең республика халкы гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә аның продукциясен яхшы беләләр.
Ишембай шәһәрендә урнашкан предприятие Русия базарында 1956 елдан бирле. Ил буенча җиңел сәнәгать өлкәсендәге иң борынгы предприятиеләрнең берсе. Технологик процесслар үзебезнең һәм чит илдән кайтарылган корылмаларда җитештерелә. Ассортимент исемлегендә җаның теләгән төстә һәм үлчәмдәге ирләр, хатын-кызлар, балалар оек-носкилары тезелеп киткән. Анда бөтен яшьтәге кешеләр өчен дә товар бар. Ә иң мөһиме алар 100% мамыктан (хлопок) эшләнә. Гипоаллерген, уңайлы, рәхәт.
Моннан тыш, спорт һәм медицина тәгаенләнешендәге эшләнмәләр дә җитештерә. Соңгы вакытта үзенчәлекле дизайн буенча индивидуаль заказлар саны да бермә-бер арткан.
Бөтен продукция дә сертификацияләнгән һәм дөнья стандартларына туры килә. 2017 елдан алып предприятие “Башкортстан продукты” конкурсында катнашып килә.
2022 елда “Башкортстанның иң яхшы товарлары” республика конкурсында катнашып, җиңүгә ирешкән. Әлеге җиңү фабрикага “Русиянең иң яхшы 100 товары” бөтенрусия конкурсында катнашу хокукы биргән. Анда да предприятие лауреат исеменә лаек булган.
- Шактый саллы яшьтә булуга карамастан – 68 ел, без модалы тенденцияләрне аңлаган, стиль, сыйфат һәм уңайлыкны сайлаган заман сатып алучысына йөз тотабыз. Ә төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан хөкүмәте булышлыгы белән БР Сәнәгать үсеше фонды чимал һәм өстәмә материал сатып алуга ташламалы кредит бирә. Мондый ярдәм чарасы безгә сату өлкәсен саклап кына калырга түгел, киңәйтергә һәм сату күләмен арттырырга мөмкинлек бирә, - ди предприятие директоры Сергей Александрович Трапезников.
“Ишембай оек фабрикасы”на интернет-сәүдә дә яңа киңлекләр һәм мөмкинлекләр ача. 2020 елдан алар илнең Wildberries, Озон, “Детский мир” кебек алдынгы маркетплейслары белән хезмәттәшлек итә башлаган. Аларның товарын кечкенә авыл кибетләрендә дә, эре сәүдә челтәрләрендә дә сатып алырга була.
-Минем әни кием-салымда синтетика катнашмасына кискен каршы. Тән тын алырга тиеш дип, иң беренче чиратта киемнең сыйфатына карый. Ишембай оеклары аның ышанычын аклаган иде. Шуңа күрә ул миңа гел аның товарын сатып ала иде. Хәзер менә үзем әни булдым һәм киемнең составына җитди рәвештә игътибар итә башладым. Шунысы сөендерә, Ишембай оеклары элеккечә сыйфатлы, - ди биш бала әнисе Айгөл Сираҗетдинова.
Эльмира Ибраһимова.