Соңгы елларда республикада юл буе сервисын үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның инициативасы белән юл буе сервисын үстерү буенча махсус программа да булдырылган иде.
– Без юл буе сервисын үстерү программасы буенча күп эшлибез. Бу безнең халык өчен өстәмә уңайлылык, – дигән иде былтыр Радий Хәбиров. – Юл сервисы проекты буенча эшләүчеләргә без җирне сатусыз бирәбез, инженер-транспорт инфраструктурасына чыгымнарны субсидиялибез. Берничә ел дәвамында без гамәлдәгеләрен модернизациялибез һәм юл буе сервисының яңа объектларын булдырачакбыз.
Әйе, юл буенда уңайлыклар булу – бик тә кирәк. Кем әйтмешли, юл газабы – гүр газабы: юлда төрле хәлләр булырга мөмкин. Шул вакытта хәл җыеп, ашап чыгар урын булу – зур ярдәм. Аннары, бу туристларны җәлеп итүнең дә бер мөмкинлеге.
Аскар-Магнитогорск трассасы буенча йөрүчеләр еш кына “Аскар утлары” кафесына туктала. Коръятмас тавының иң биек ноктасында урнашкан предприятиене Дамир Аллаяров ачкан. Дамир Әнвәр улы ташлы участокны оазиска әйләндерә алган, ә бинаның эчке бизәлеше белән Шәүрә Әкъсән кызы шөгыльләнгән. Бүген кафены кызлары Альбина җитәкли.
– Дөнья бик тиз үсә һәм үзгәрә, җәмәгать туклануы да аңа иярә, – ди Альбина Хамматова. – Барлык ярымфабрикатларны да үзебез ясыйбыз. Салатлар, күп кенә икенче ризыкларны заказ буенча гына әзерлибез. Бездә барысы да һәрвакыт яңа. Сыйфатлы продуктлардан әзерлибез.
Әле кафеда 60 кешегә исәпләнгән урын, бильярд бүлмәсе бар, анда еш кына банкетлар да әзерлибез, икенче залда балалар зонасы бар, ди Альбина Дамир кызы.
Бүген кафеда реконструкция эшләре алып барыла: бинаның фасады яңартыла, җәйге кафе җиһазландырыла. Киләчәктә кунаклар саны тагын да артырына исәп тоталар монда.