Барлык яңалыклар
Икътисад
8 август , 16:30

Яшь эшкуарлар сынатмый

Район хакимияте дә яшьләргә ярдәм кулы суза. 

https://abzelil.com
https://abzelil.com

Ни генә димәсеннәр, замана яшьләре арасында да ут уйната торган, акыллы, шәп, кулыннан җитмеш төрле һөнәр килә торганнары күп. Эшкуарлар арасында да яшьләр шактый. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та яшьләрне игътибардан читтә калдырмый, алар белән очрашулар үткәрә, проблемалары белән кызыксына һәм аларның идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә кирәклегенә басым ясыйм.

Әбҗәлил районында яңа автоостаханә ачкан Илнур Киреев – шундый яшь эшкуарларнң берсе. Аңа үз эшен башларга район хакимиятендә үткән “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашу ярдәм иткән. Анда егеткә муниципаль программа буенча субсидия алу өчен документлар тапшырырга тәкъдим иткәннәр һәм ул 416 мең сум күләмендә субсидия алган. Проект буенча инвестицияләрнең гомум күләме 4 миллион сум чамасы тәшкил итә.

Шулай итеп, яшь эшкуар тәүдә ташландык шиномонтаж остаханәсе бинасын сатып алган һәм аны тәртипкә китергән. Эшне башларлык корылмалар һәм җиһазлар сатып алган.

–  Субсидия ярдәмендә без кирәкле җиһазларга чыгымнарның яртысын каплый алдык. Бу күп чыгымнар булганда, бигрәк тә башлангыч этапта, сизелерлек ярдәм, – ди бизнесмен.

Аннары автозапчастьләр кибете ачу зарурлыгы туа. Бүген инде бу тулы цикллы автосервис – анда автомобильләргә комплекслы хезмәт күрсәтелә.

Киләчәктә эшкуар ташламалы микрозайм алырга, лизингтан һәм эшкуарларга ярдәм итүнең башка чараларыннан файдаланырга мөмкин. Район хакимияте белгечләре аңа барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр биргән.

Тагын бер яшь эшкуар – Таһир Яһүдин глэмпинглар ачу белән шөгыльләнергә ниятли. Амангиле авылы егетен туристлык өлкәсе һәрвакыт кызыксындырган. Ул  студент чагында ук бу юнәлештә эшләргә уйлаган. Нәтиҗәдә ул үз проекты белән грант алуга ирешкән. Проектның гомум күләме – 11,9 млн сум, аның 6 млн сумы – федераль бюджеттан грант акчалары.

– Миңа район хакимияте зур ярдәм күрсәтә. Күп кенә мәсьәләләрдә бизнес-шериф Артур Дәүләтбаев ярдәмгә килә, – ди яшь эшкуар.

Әйткәндәй, 2024 елның беренче яртыеллыгында Әбҗәлил районында 22 “Эшкуарлык сәгате” уздырылган, аларда 26 инвестиция проекты каралган. Тәкъдим ителгән инвестицияләрнең гомум күләме 287,5 млн сум тәшкил иткән. 76 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. 2023 елда Әбҗәлил районында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү муниципаль программасы кысаларында 8 эшкуарга һәм 1 үзмәшгульгә 3,5 млн сум күләмендә субсидия бирелгән, 1,1 млн сумы – җирле бюджеттан, 2,4 млн сумы – республика бюджетыннан.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2019 елдан бирле атна саен “Эшкуарлык сәгатьләре” үткәрелә. Анда яңа гына эшли башлаган һәм инде тәҗрибәле эшкуарлар үз бизнес-проектлары белән мөрәҗәгать итә ала. Аларга шулай ук финанс ярдәм һәм консультацияләр алу мөмкинлеге бирелә. Радий Фәрит улы әйтүенчә, нәкъ менә эшкуарлык – төбәк үсеше өчен иң мөһим чыганакларының берсе. 

 

https://abzelil.com
https://abzelil.com
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: