Барлык яңалыклар
Икътисад
8 август , 18:49

Башкортстан "Финист"лы булды

Башкортстан "Финист"лы булды
Башкортстан "Финист"лы булды

8 августта Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка Уфа тимер юл вокзалында Русиянең яңа тизйөрешле ЭС104 «Финист» электропоездын күрсәттеләр. Состав 10 августта рейста чыгачак.

"Финист " составында 409 урынга исәпләнгән биш вагон бар. Поездны пассажирлар өчен кирәкле барлык әйберләр – климат-контроль системасы, видеокүзәтү һәм мәгълүмат таблолары белән җиһазландырганнар. Салондамобиль җайланмаларны зарядкалау өчен USB-розеткалы уңайлы креслолар да бар. Электричканы физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар йөртү өчен дә җайлаштырганнар – вагоннарда инвалид коляскалары урнаштыру өчен урыннар һәм алар өчен күтәргечләр җиһазландырганнар.

Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе генераль директоры Антон Гармаш яңа электропроездны Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге «Уральские локомотивы» заводында чыгарганнар, диде. Тимер юлда бу модель 2023 елның декабреннән бирле файдаланыла. Башкортстан Свердловск өлкәсеннән һәм Пермь краеннан соң «Финист»лы өченче төбәк булды. 2024 елның гыйнвар–июлендә «Русия тимер юллары» челтәрендә барлыгы 3 млн пассажир файдаланган – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк. Үсеш динамикасы буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керә. 2025 елга планнарда-республика өчен тагын биш «Финист»электропоезды сатып алу тора.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: