Республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров пилотсыз авиация системалары тармагы үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, республика Русиядә беренчеләрдән булып эксперименталь хокукый режим кертте һәм пилотсыз авиация кластерын булдырды. Назаров сүзләренчә, 2030 елга төбәктә Федераль проект кысаларында БПЛА төшеп утыру өчен 10 мәйданчык ачылачак.
“Үзебездә җитештерелгән пилотсыз авиация системаларына сорауны арттыру” милли проекты кысаларында пилотсыз очучы аппаратларны чыгаруны үстерәбез. 2023 елда төрле әһәмияттәге 1039 беспилотник җитештердек, 2024 елның 6 ае эчендә – 1565не. “Пилотсыз авиация системаларын эшләп чыгару, стандартлаштыру һәм серияле җитештерү” проектында катнашу безгә үзебездәге фәнни-җитештерү үзәген булдырырга ярдәм итәчәк. 2030 елга кадәр “Пилотсыз очучы системалар өчен кадрлар” милли проекты кысаларында ел саен 2000гә кадәр кешене укытачакбыз. Вуз һәм көллиятләрдә 7 программа буенча укыту алып барыла”, – диде премьер-министр.
Чыганак: ufatime.ru