Барлык яңалыклар
Икътисад
7 август 2024, 14:41

“Экстрим” – гаилә бизнесы

Әхтәмовлар турбазаны үстерүгә дәүләттән ярдәм алган.

https://abzelil.com
https://abzelil.com

Әбҗәлилдә “Экстрим” турбазасын белмәүчеләр бик сирәктер. Районда ял итү өчен күпләр әлеге турбазаны сайлый, диделәр безгә. Чөнки анда балалар ялы өчен дә, өлкәннәрнеке өчен дә шартлар тудырылган: саф һавада актив ял итәргә була, шулай ук туган көннәрне, башка тантаналарны кызыклы итеп үткәрү мөмкинлеге бар.

Килгән кунакларны “Экстрим” хуҗалары – Лилия һәм Лидар Әхтәмовлар ачык йөз белән каршы алалар.

–  2022 елда мин Уфада “Инвестиция сәгате”ндә катнаштым. Минем проект хупланды, һәм киләсе елның сентябрендә үк “Woodel” компаниясе хезмәткәрләре модульле йортларны китерделәр, – диде Лидар Әхтәмов. – Алар каркас технологиясе буенча әзер агач мунчалар, көнкүреш йортлары, беседкалар җитештерәләр, һәм без инде күп еллар алар белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез.

Лидар Әхтәмовның проекты район хакимиятендә “Эшкуарлык сәгате”ндә дә карала һәм хуплау таба.

– Туризм өлкәсендәге идеяне эшкуар Лидар Әхтәмов районда үстерергә теләде. Булачак туристлык базасын ул Аскар авылы янындагы урманда урнаштырырга теләвен әйтте. “Экстрим” туристлык базасын үстерү проектын без Әбҗәлил районы хакимиятендә “Эшкуарлык сәгате”ндә карадык, – ди районның бизнес-шерифы Артур Дәүләтбаев.

“Экстрим” глэмпингы инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 6 миллион сумнан артык акча бүленгән. Лидар Әхтәмов үзе дә шулкадәр сумма салган. Шулай итеп, инвестицияләрнең гомум күләме 12 миллион сум тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә, дәүләт ярдәме белән “Экстрим” турбазасында 2023 елда ике модульле йорт барлыкка килә: аларның берсе – террасалы, икенчесе – мунчалы. Быел тагын ике глэмпинг китергәннәр. Һәр йортның үз мангаль зонасы бар.

Әйткәндәй, “Экстрим”га ял итәргә Әбҗәлил халкы гына түгел, якындагы Магнитогорск, Сибай, Белорет, Бөрҗән, Баймак районнарыннан да киләләр, вакытлар узу белән география тагын да киңәер, мөгаен.

Әхтәмовлар гаиләсе турбазада гаилә белән эшли. Тормыш иптәше Лилия – Лидар Хәмзиевичның уң кулы, өлкән кызы Регина, туризм буенча югары белем алып, бүген ире Тимур белән әти-әнисенә ярдәм итә. Рина да туризм юнәлешен сайлаган. Ә кече кызлары Элина әле мәктәп укучысы, ул инде “Экстрим”да үскән дияргә була.

Әйтергә кирәк, республика шәһәрләрендә һәм районнарында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2019 елдан бирле атна саен “Эшкуарлык сәгатьләре” үткәрелә. Анда яңа гына эшли башлаган һәм инде тәҗрибәле эшкуарлар үз бизнес-проектлары белән мөрәҗәгать итә ала. Аларга шулай ук финанс ярдәм һәм консультацияләр алу мөмкинлеге бирелә. Радий Фәрит улы әйтүенчә, нәкъ менә эшкуарлык – төбәк үсеше өчен иң мөһим чыганакларының берсе. “Ә эшкуарлык сәгатьләре үткәрү – мәҗбүри үтәлергә тиешле йөкләмә”, – дип кисәткән иде ул хакимият башлыкларын.

Әбҗәлил районында 2019-2023 елларда 189 “Эшкуарлык сәгате” үткәрелгән, аларда 300 проект каралган. Соңгы биш елда (2019-2023 елларда) районда эшкуарлар саны 25 процентка арткан. Төгәл әйткәндә, 855тән 1072гә җиткән. Ел башына үзмәшгульләр саны 2578 кеше булган.

 

https://abzelil.com
https://abzelil.com
https://abzelil.com
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: