Бүген, 2 августта, Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Радий Хәбиров “Уфада ритейл көннәре” төбәкара форумы кысаларында пленар утырышта катнашты.
“Уфада ритейл көннәре” “Ритейл атнасы” ел саен үткәрелә торган халыкара бизнес һәм хакимият форумына әзерлек кысаларында 2 августтан 3 августка кадәр уза. Көн тәртибендә – ваклап сату базарындагы көнүзәк хәлләр һәм сәүдә секторындагы заманча трендлар. Республика башлыгы утырышта катнашучыларны Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы оешуга 100 ел тулу белән котлады һәм төбәкнең икътисады һәм социаль өлкәсе өчен тармакның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Сәүдә – безнең төбәк икътисадының төп өлкәләренең берсе, анда 300 меңнән артык кеше эшли. Башкортстанда 27 мең сәүдә объекты – бу бик яхшы күрсәткеч, – дип хәбәр итте республика башлыгы Радий Хәбиров. – Сәүдә тармагы үсешенең күп кенә күрсәткечләре буенча төбәк илдә алдынгы урында тора. Ваклап сату әйләнеше ел саен арта. 2024 елның беренче яртыеллыгында ул 11,4 процентка арткан. Бу күрсәткеч буенча республика – Идел буе федераль округында икенче урында һәм илдә сигезенче урында.
Чыганак: glavarb.ru