Барлык яңалыклар
Икътисад
2 август 2024, 10:53

Һәр проектның үз сәгате

“Инвестсәгать” проектларны тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итә.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

18 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы “Инвестсәгать” үткәрде. Анда агросәнәгать комплексы тармагындагы яңа проектны карадылар. Ул – “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең 1500 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзү проекты. Аны оешманың генераль директоры Айдар Мөхәрләмов тәкъдим итте.

“Айдар Мөхәрләмов белән бергә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестсәгать”тә катнаштык. Сүз Илеш районында эшләп килүче “Урожай” токымчылык заводы мәйданчыгында заманча сөт-товар фермасы төзү турында барды. 1,4 миллиард сумлык әлеге проект сөт җитештерү күләмен тәүлегенә 35 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Һәм, әлбәттә, өстәмә эш урыннары булдырылачак. Хәзер инде проектны уңышлы тормышка ашыру бурычы тора”, – ди Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.

Ферманы быел төзи башлаячаклар. Ул 2025 елда куллануга тапшырылачак дип күзаллана. Технологик комплексны заманча Русия-Белоруссия корылмалары белән җиһазландыру карала. Яңа ферма ачылгач, 30 кешегә эш урыны барлыкка киләчәк.

 “Инвестсәгать”тә каралган әлеге проект хуплау алды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча республиканың Инвесткомитеты аңа өстенлекле статус бирде. Инвесторга шулай ук токымлы сыерлар сатып алу чыгымнарының бер өлеше субсидияләнәчәк.  

Әйтергә кирәк, “Инвестицияләр сәгате” яңа проектларны республика җитәкчелегенә тәкъдим итүнең үзенчәлекле бер алымына әйләнде. Һәм анда күпчелек очракта республикада нык үсеш алмаган яисә өстенлекле үсеш таләп иткән яңа юнәлешләргә һәм җитештерү тармакларына игътибар бирелә.

Өстәвенә, “Инвестсәгать” проектларны тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итә. Чөнки бу чара инвестпроектларны карау, ә аннары дәүләт ярдәме күрсәтү вакытларын кыскарту мөмкинлеге бирә. Дәүләт ярдәме чараларының исемлеге дә шактый: мәсәлән, салым ташламалары, инвестиция салым вычеты, инженерлык инфраструктурасын төзү чыгымнарын каплауга субсидияләр, корылмалар сатып алуга һәм агросәнәгать комплексы объектларын модернизацияләүгә субсидияләр һәм башкалар. 2023 елда Башкортстан башлыгы кушуы буенча өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы инвесторларга дәүләт ярдәме күрсәтү процедурасы да гадиләштерелде.

 “Инвестсәгать” форматындагы киңәшмәләр инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек итүнең һәм идарә итү карарларын тиз кабул итүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Без мондый очрашуларны 2018 елдан бирле үткәрәбез һәм алардан уңай нәтиҗә күрәбез”, – дигән иде Радий Хәбиров быел Башкортстанның Инвестиция комитеты утырышында чыгыш ясаганда.

Соңгы 5 елда (2019-2023) үткән “Инвестсәгатьләр”дә 553 инвестиция проекты тәкъдим ителгән. Бу проектларда каралган инвестицияләрнең гомум күләме – 1 1012,8 миллиард сум, 81323 яңа эш урыны булдырылу күзаллана. Аларның бер өлеше инде тормышка ашырылган. Гамәлгә ашкан проектлар кысаларында инвесторлар 201,6 миллиард сум акча салган һәм 6748 яңа эш урыны булдырылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: