БРда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә “Бизнеска хокук” лекторийлары проекты кысаларында бизнес вәкилләре өчен бушлай чаралар сериясе дәвам итә. Башкортстанның бизнес-омбудсмены Ирина Абрамова агымдагы елның август аенда планлаштырылган консультацияләр һәм өйрәтү семинарлары уздыру турында игълан итте.
- Өйрәтү чараларының темаларын без эшкуарларда иң күп сораулар һәм кыенлыклар туа торган эшчәнлек юнәлешләре буенча сайлыйбыз. Мисал өчен, без килгән мөрәҗәгатьләр һәм бизнес белән очрашулар нәтиҗәләре буенча теге яки бу өлкәдә проблема яки хокукый бушлык булуын күрәбез. Бу бушлыкны ябу өчен без тәҗрибәле спикерларны җәлеп итеп, җаваплы дәүләт органнары вәкилләрен чакырып, мәсьәләне законнар күзлегеннән җентекләп аңлатабыз, – диде Ирина Абрамова.
Августта эшкуарлар өчен камераль һәм күчмә салым тикшерүләре, физик һәм юридик затларның банкротлыгы, корпоратив бәхәсләр буенча индивидуаль консультацияләр узачак. Шулай ук Куергазы, Мәләвез районнары һәм Күмертау шәһәре эшкуарлары өчен салым законнарына үзгәрешләр кертүгә багышланган зона семинары узачак. Катнашучыларга салым салу өлкәсендә кече бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәге турында сөйләячәкләр. Дәүләкәндә үзмәшгульләр һәм эш башлаучы эшмәкәрләр өчен бизнес башлау һәм ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча консультацияләр узачак. Архангель районында муниципаль берәмлекләрдә эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча җәмәгать ярдәмчеләре өчен семинар-практикум үтәчәк.
Консультацияләр үткәрү темалары һәм даталары белән БРда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил сайтында танышырга мөмкин.
Чыганак: pravitelstvorb.ru