Башкортстанда яңа нефть яткылыгы тапканнар. Аның запаслары 423 мең тонна нефть һәм 6 млн куб метр эретелгән газдан бәяләнә.
Яңа яткылык республиканың Туймазы районындагы Гобәй һәм Серафимовка лицензия участоклары чикләрендә ачылган. Яткылыкны “Башнефть” һәм “Башнефть-Добыча” җәмгыятьләре геологлары “РН-БашНИПИнефть” белгечләренең нәтиҗәле эшчәнлеге ярдәмендә ачу мөмкин булган.
Соңгы биш елда “Башнефть” сәнәгать категориясендәге башлангыч нефть һәм газ запасларын чыгаруны 170 млн тоннадан күбрәк нефть эквивалентына арттырды.
2019 елдан 2023 елга кадәр компания белгечләре эшкәртелә торган ятмаларда 7 нефть ятмасы һәм 298 яңа нефть яткылыгы ачкан, аларның күбесе Башкортстан территориясендә урнашкан.
“Роснефть” составына керүче “Башнефть”тә ассызыклауларынча, компания чыгарыла торган углеводородларның кимендә 100% тулыландырырга ниятли.
Чыганак: bashinform.ru