Барлык яңалыклар
Икътисад
29 июль 2024, 17:14

Милли үзенчәлек сакланган

«Башкортстан продукты» «Фазенда» клубында узган «Сәламәтлек һәм туризм» форумында катнашты. 

Милли үзенчәлек сакланган
Милли үзенчәлек сакланган

«Башкортстан продукты» проекты дипломантлары 27-28 июльдә Кырмыскалы районының «Фазенда» клубында узган «Сәламәтлек һәм туризм» Бөтенрусия сәламәтләндерү практикалары форумында продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

  – Республика җитештерүчеләренең продукциясе - милли традицияләрне саклау һәм яклау чараларының аерылгысыз өлеше. Республикада җитештерелгән товарлар төбәкнең мәдәни үзенчәлеген ачык чагылдыра, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. Чараның программасына бизнес-форум, мунча осталыгы буенча чемпионатның сайлап алу этаплары, шулай ук коллектив белән чабыну буенча Русия чемпионаты финалы, авторлык чабыну программалары белән 30 уникаль күчмә мунча күргәзмәсе, су аттракционнары, күбекле кичә, балалар ял итү һәм анимация зоналары кертелгән иде.

Тулырак: ПравительствоРБ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: