Барлык яңалыклар
Икътисад
26 июль , 15:30

Кыяр үстерү - гаилә бизнесы

"Агростартап-2022" программасында катнашучы теплица төзеп, яшелчә үстерә.

abzelil.com
Фото:abzelil.com

«Агростартап»-2022» программасында катнашучы теплица хуҗалыгы булдырган, анда кыяр үстерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика башлыгы Радий Хәбиров төбәк икътисадының нигезе булган агросәнәгать комплексына зур игътибар бирә. Эш урыннары һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, авыл хуҗалыгы төп рольне уйный. Фермерларга барлык районнарда кертелгән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм чаралары бар.

– «Агростартап» гранты ярдәмендә без 2 млн 990 мең сум акча алдык, хезмәтне механикалаштыра алдык – дәүләт ярдәме акчасына барлык кирәкле авыл хуҗалыгы корылмалары белән трактор сатып алдык. Техника алгач-кызыксыну барлыкка килде. Икенче теплица куйдык, якын арада өченчесен дә сафка бастырырга уйлыйбыз, - дип уртаклаша яшелчә үстерүче Марсель Байбулатов.

Хәзер мин аеруча ачык аңлыйм, нәрсә генә эшләсәм дә: бу-гаилә хакына эшләнде һәм эшләнә. Тормыш иптәшем Гүзәлия Вахит кызы, балаларым Артур, Розалия, Ләйсән – алар минем фикердәшләрем, төп ярдәмчеләрем. Безнең хуҗалык-ул уртак гаилә бизнесы, анда һәркемнең үз бурычы бар. Чөнки монда берүзең генә булдыра алмыйсың. Беренче карашка гына барысы да гади һәм аңлаешлы кебек тоела: теплицаны кыяр үсентеләре белән тутырдым, аңа туйганчы су сиптем һәм уңыш алдым. Юк, алай килеп чыкмый. Юл башында уңышны тулысынча югалттым. Чөнки барысын да белми идем. Теләсә нинди вак – төяк мөһим, - дип уртаклаша М.Байбулатов.

2019 елда фермер гаиләсе карар кабул итте: әгәр эшләсәң, заманча кирәк. Магнитогорскта булачак теплица өчен 500 кв. метр мәйданлы металл дугаларга заказ бирделәр, аның нигезен әзерләделәр. Эш күп булды, әмма нәтиҗәдә алар ел әйләнәсе туннель тибындагы металл каркастан ике катлы пленка белән капланган теплицаны файдалануга тапшырдылар. Төзелешнең биеклеге 4. 5 метр. Теплицага газ казанын урнаштырдылар.

– Хәзер республикада үз сәләтең, теләгең, акчаларың буенча бизнес төзү өчен менә дигән мөмкинлекләр бар, - ди фермер. - Дәүләт барысын да рөхсәт итә. Мин бер европалы белән сөйләштем. "Русиядә тыюлар юк, сез үзегезнең урманнарыгызда, тауларыгызда тыныч кына йөри аласыз. Бездә болар барысы да күптән шәхси кулларда. Сезгә барысы да рөхсәт ителә, теләсә нинди эшлекле инициатива хуплана».

Вакытның кадерен белү мөһим. Үз ватаныңны яратырга, туган җиреңдә эшләргә кирәк, шул чакта яшәве дә рәхәтрәк һәм яхшырак булачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: