Әтисе, картәтисе һөнәренә тугры калганнар.
Радий Хәбиров төбәк икътисадының нигезе булган агросәнәгать комплексына ярдәм итүгә зур игътибар бүлә. Авыл хуҗалыгы тармагы эш урыннарын һәм азыҡ-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә төп роль уйный. Фермерларга төрле ярдәм чаралары, мәсьәлән, грантлар, субсидиялар һәм ташламалар каралган. Гомумән, төбәк икътисады нәтиҗәлелеген һәм тышкы базарда көндәшлек сәләтен арттыру өчен агросәнәгать тармагын эзмә-эзлекле яңарта. Башкортстан сөт, сыер ите, кымыз, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүгә басым ясаган, югары үсешкән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. Ә иң мөһиме, республикабыз эшсөяр, тырыш, максатлы, чын хезмәт кешеләре белән дан тота.
Әтисе, картәтисе һөнәренә тугры калып, иртә яздан кара көзгә кадәр иксез-чиксез басуларны иңләп, икмәк үстергән ир асыллары яши Хәйбулла якларында.
1926 елда Хәйбулла районының Таштугай авылыннан берничә гаилә күченгәндә күченүчеләр арасында Солтанмәхмүт Үтәшев та була.
Җир хезмәтенә тугры картәтисенең эшен 1937 елда туган оныгы Илдус Әбүбәкер улы да дәвам итә. Самар авылында тракторчылар курсын тәмамлаган яшь егетнең арытаба дәвам итәчәк нәкъ игенчелек белән бәйле була. Уңыш җыю чорында комбайн штурвалы артына утырса, бүтән вакытта тракторда эшли. Дүрт дистә елга якын ул “Башкорт” совхозының алдынгы механизаторы була, берничә ел рәттән районда чәчү чемпионы исемен йөртә. Фидакәрь хезмәте өчен күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгән алдынгы комбайнер хакында район гәзитендә дә даими язып торалар.
Мәле җиткәч, данлы атасының юлын улы Илшат та сайлый. Әтисенең уң кулы булган эшкә уңган малай, җидене тәмамлагач, ялан-кырларны үзаллы иңли. Мәктәпте тәмамлаганчы һәр елны совхозда урып-җыю эшендә актив катнаша.
1979 елда Илшат Үтәшевка республика комсомол конференциясенә барып кайту бәхете тия, монда ул ВЛКСМ Үзәк комитетының почет грамотасына лаек була.
Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен 1981 елда, ул вакытта унынчы класс уҡучысын, СССР Югары советы Президиумы Указы белән «Хеҙмәт отличиесе өчен» медале, шулай ук ВЛКСМ Үзәк комитетының «10нчы бишеллыкның Яшь гвардиячесе» Бронза билгесе белән бүләклиләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бар гомерен җир эшенә багышлаячагын белгән яшь егет хезмәт юлын туган совхозында тракторчы булып башлый. Совхоз юлламасы буенча Башкорт авыл хужалыгы институтында югары белем алуга ирешә, студент елларында төзелеш отряды составында комбайнчы булып эшли, бер вакытта да алдынгылыкны бирми. Институтны тәмамлаганнан соң яшь белгеч яңадан туган якларына әйләнеп кайта. Нинди генә вазифаларда эшләмәсен, кызу урак чорында комбайн штурвалы артына утыра ул.
Вакытында Илшат Үтәшев әтисе Илдус Әбүбәкер улының киңәше белән үз эшнн башлый: урындагы ферманы сатып ала, аны төзезкләнңереп, рәтләп алгач, крестьян (фермер) хуҗалығы оештыроп җибәрә. Бүген инде районда иң актив үсештәге хуҗалыкларның берсен җитәкләгән Илшат Илдус улы тормыш иптәше Гөлнара Ринат ҡызы, өлкән улы Илфат һәм хәзер инде кечесе Урал белән иңгә-иң терәшеп, тырышып эшлиләр. Әйткәндәй, ирле-хатынлы Үтәшевлар Башкорт дәүләт аграр институтының зооинженерия факультетында бергә уҡыганнар. Чыгышы белән Чишмә районының Келәш авылы кызы Гөлнара килен булып төшкән җиренә берегеп, хәләл җефетенең барлык башлангычларын куәтләгән уң канатына, илһам чыганагына әверелә. Хуҗалыкның финанс мәсьәләләрен нәкъ ул хәл итә, үтә дә җаваплы булган бухгалтер эшен алып бара. Моның өчен ул махсус курстлар үтә.
Шунысын да әйтергә кирәктер: Үтәшевларның биш балаларының дүртесе аграр университетта белем ала. Илфат – механизация, Гөлназ, Илһам – биотехнологиялар факультетларын тәмамлый, Ильнара – Санкт-Петербург дәүләт аграр университетында “Җир төзҙелеше инженеры” һөнәрен үзләштерә.
Игенчеләр династияспн, алдан әйтүебезчә, бүген Илфат Илшат улы Үтәшев дәвам итә. Җир эшен кечкенәдән белеп үскән яшь җитәкче алдына кыю максатлар куеп яши.
Күптән түгел Илфат һәм Айгөл Үтәшевларның ишле гаиләсенә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан «Авыл биләмәләрен комплексы үстерү» программасы буенча йорт төзүгә сертификат бирелде. Димәк, тырыш, тату яшь гаиләнең тагын бер матур хыялф тормышка ашачак.
Әйткәндәй, программаның төп юнәлешләре — тораҡ, социаль объектлар, инфраструктура төзү һәм биләмәләрне төзекләндерү.
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024-2030 елларда авыл биләмәләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы проектын әзерләде. Программаны финанслауның гомум күләме җиде елда 13,8 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Программа республика бюджетынан, шул исәптән федераль казнадан һәм бюджеттан тыш чыганакларан финансланачаҡ. 2024 елга аның чараларына 1,5 миллиард сум юнәлтелә, анан соң киләсе елларда — 2,05 миллиард сум. Акчаның күп өлеше республика бюджетыннан бүленәчәк: 2024 елда сумма 1,2 миллиард сум тәшкил итәчәк, арытаба — 1,9 миллиард сум. Бюджеттан тыш чыганаклардан 2024 елда 104,9 миллион сум һәм арытаба 91,2 миллион сум юнәлтеләчәк.
Бүген әтиле-уллы Үтәшевлар арпа, бодай, җитен үстерә. Мал азыгы әгерләү белән шөгыльләнгәләр (фураж, сенаж), хуҗалыкта 200 баш сыер малы исәпләнә. 1000 гектар чәчү мәйданы эшкәртелә, аны якын киләчәктә берничә тапҡыр арттыру планлаштырыла. Төрле елларда хуҗалыкка югары җитештерүчәнлектәге техника сатып алына: комбайннар, МАЗ автомобильләре, МТЗ тракторлары һ.б.
2020 елда Үтәшевлар хуҗалыкларын үстерүгә 3 млн 300 мең сум күләмендә грант алуга ирешә. Дәүләт ярдәмендә алар 49 баш симменталь токымлы бозаулар сатып ала, моннан тыш йөз баш сыер малына исәпләнгән сыер саву аппаратлары урнаштырыла. Иртәнге һәм кичке савым сөте кабул итү пунктына озатылып тора.
Менә шулай, Утәшевларның барсы да шушы төбәктә туып-үскән. Үз бәхетләрне шунда табып, игенче һөнәренә тугры калганнар