Барлык яңалыклар
Икътисад
25 июль , 15:39

Байлыгы – җир астында

Район тау-руда сәнәгате исәбенә актив үсә.

komandirovka.ru
komandirovka.ru

Хәйбулла районы – далалы һәм җәйләре аеруча коры булган районнарының берсе. Әмма бу аңа җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча лидерлар рәтендә барырга комачауламый. Чөнки файдалы казылмалар һәм аларның эзләп табылган запаслары саны буенча район Башкортстанда беренче урында тора. Аңа табигать тарафыннан бирелгән төп байлыклар – бакыр, шулай ук цинк һәм алтын.

Район тау-руда сәнәгате исәбенә актив үсә. Узган ел нәтиҗәләре күрсәтүенчә, муниципалитет җәлеп ителгән инвестицияләр күләме (якынча 500 миллион сум) буенча беренче урында тора. Бу киләчәк өчен планнар төзергә, социаль инфраструктураны үстерергә мөмкинлек бирә. Билгеле булуынча, җир асты байлыкларын файдаланган урыннарда еш кына экологик һәм башка проблемалар килеп туа. Бу җәһәттән соңгы елларда мондый мәсьәләләр кими бара. Чөнки республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә җир асты байлыкларыннан намуссыз файдаланучыларга каршы каты көрәш булачак, дип кисәтте һәм аның тәкъдиме буенча ведомствоара комиссия төзелде.

Әйткәндәй, Хәйбуллада 2031 елдан “Новопетровское” чыганагын файдалана башларга дип күзаллана. Бу 400 тирәсе яңа эш урыны булачак дигән сүз. Киләчәктә Яңа Петровский авылының инфраструктурасын үстерү дә күз алдында тотыла. “Полиметалл” компаниясе һәм Хәйбулла районы белән социаль-икътисади партнерлык турында килешү төзелгән.

“Росгеология” компаниясе сайтында язылуынча, “Яңа Петровский чыганагы Хәйбулла районында, Сибай шәһәреннән 110 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу участок 1980нче елларда дәүләт тарафыннан оештырылган геологик-геофизик эшләр барышында ачыкланган. Сәнәгать һәм руда объекты буларак ул 2010-17 елларда Башкиргеология – ревизия эшләре һәм аннан соң Росгеология эзләнү эшләре үткәргәндә үсеш ала.

Яңа Петровский чыганагы беренчел алтын-бакыр-цинк колчеданлы рудалардан тора. Руда җисеменең түбәсе яткан уртача тирәнлек – 395 метр. Руда минеральләшүе 500 метр тирәнлеккә кадәр өйрәнелгән. Яңа Петровский ятмасының төньяк һәм көньяк фланглары ахырына кадәр өйрәнелмәгән, анда скважиналарда күп санлы руда кисешүләре очраган”.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: