Барлык яңалыклар
Икътисад
24 июль , 12:51

Башкортстан -Төркия хезмәттәшлеге ныгый

Быел тышкы сәүдә әйләнеше 20,8 процентка арткан.

Башкортстан -Төркия хезмәттәшлеге ныгый
Башкортстан -Төркия хезмәттәшлеге ныгый

2024 елның гыйнвар-май айлары йомгаклары буенча, Башкортстан белән Төркия арасында тышкы сәүдә әйләнеше, былтырның шушы ук чорына караганда, 20,8 процентка арткан. Ике арадагы хезмәттәшлек "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты максатларын тормышка ашыру кысаларында бара. Шул ук вакытта товар әйләнешенең 90 проценты - Башкортстан продукциясе экспорты.
Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерүенчә, быелның беренче кварталында Башкортстанның Төркиягә озатылган экспорты нигездә минераль продуктлары һәм химия сәнәгате продукциясе булган. Төркия шулай ук безнең республикадан азык-төлек товарлары һәм чимал, агач һәм целлюлоза-кәгазь изделиеләре, башка товарлар арасында өй җиһазлары, мендәрләр һәм лампалар сатып алган.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: