Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июль , 21:58

Эшләр күп әле

Аларны вакытында башкарырга кирәк.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

2024 елда Башкортстан Луганскиның Красный Луч шәһәрендә 92 объектны тергезергә планлаштыра.

Бүген республиканың шәһәр һәм районнар башлыклары Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге атналык киңәшмәдә Русиянең яңа төбәкләрендә махсус инфраструктура проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. 

 – Башкортстан яңа территорияләр инфраструктурасын тергезү эшенә актив кушылды. Әйтик, Красный Луч шәһәрендә узган ел безнең оешмалар 64 объектта эшләрне тәмамлады, быел 92 объектны тергезеү күзаллана. Моннан тыш, Донецк Халык Республикасына ярдәм күрсәтелә. 2022 елдан Мариупольдә – 25 күп фатирлы йорт һәм 2нче шәһәр хастаханәсе, Макеевкада 24 күп фатирлы йорт һәм 5 социаль объект тергезелде, – диде Премьер-министр.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Алан Марзаев сүзләренчә, Луганск Халык Республикасында 2023-2025 елларга 231 объектны тергезү планлаштырылган.

Андрей Назаров төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы, шулай ук сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыкларына махсус инфраструктура проектын гамәлгә ашыру өчен республика бюджеты акчаларын тулысынча үзләштерүне тәэмин итәргә кушты.

Объектлардагы барлык эшләрне билгеләнгән срокларда төгәлләргә кирәк, диде ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: