Барлык яңалыклар
Икътисад
11 июль , 12:09

Лидерлыкның сере нидә?

Башкортстан иң көчле төбәкләр арасында алга чыгуга, рейтингның беренче баскычына күтәрелүгә ирешә алды.

Лидерлыкның сере нидә?
Лидерлыкның сере нидә?

 

Башкортстан иң көчле төбәкләр арасында алга чыгуга, рейтингның беренче баскычына күтәрелүгә ирешә алды.

 

Русия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру рейтингына йомгак ясалды. Екатеринбургта узган 14нче Халыкара "Иннопром" форумында 2023 ел буенча нәтиҗәләр Башкортстанның беренче урында килүен танытты.

Сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы – бик мөһим күрсәткеч. Бүгенге көндә илебез төбәкләре арасында көчле көндәшлек бара. Башкортстан иң көчле төбәкләр арасында алга чыгуга, рейтингның беренче баскычына күтәрелүгә ирешә алды.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруны системага салды һәм икенче ел рәттән аның никадәр нәтиҗәле булуын раслап килә. Төбәк Башлыгы бөтен проектларны да башыннан ахырынача күз уңында тота, кирәк урында тиешле ярдәм белән тәэмин итә. Комплекслы һәм системага салынган караш уңай нәтиҗәләр бирми калмый. Бу уңышлар шуның нәтиҗәсе – Башкортстан тагын бер тапкыр иң нәтиҗәле сәнәгать сәясәте алып баручы төбәк булып танылды. Ул республикада сәнәгать сәясәтен берничә тармакта алып баручы лидер.

Башкортстан – Русиянең сәнәгать үсеш алган төбәкләренең берсе, ул вакыт белән бергә бара гына түгел, ә күп нәрсәләрне алдан күрә. Бу хакта Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин «Иннопром-2024» халыкара күргәзмәсе кысаларында белдерде.

Башкортстанның сәнәгать сәясәтен уңышлы тормышка ашыручы төбәк статусына ия булуының сере нидә?

«Искож» акционерлар җәмгыяте генеральный директоры,  «Хатын-кыз – ел директоры - 2019» җиңүчесе Лиана Рәиф кызы КИРШИНА моны менә ничек аңлатты:

- Безнең республиканың сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче баскычта булуы очраклы хәл түгел. Бу безнең республика хөкүмәте җитәкчелегенең, шәхсән Радий Фәрит улы Хәбировның, сәнәгать предприятиеләренең, коллективларның, Башкортстан Республикасы  Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының эшчәнлек нәтиҗәләре.

Безнең оешма эшчәнлегенә инде биш дистә ел. Соңгы ун елда республика җитәкчелегенең  һәм шәхсән Радий Фәрит улының, Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының аеруча ярдәмен тоеп эшлибез. Мондый уңайлы шартларда без бер урында таптанып тора алмыйбыз, дәртләнеп эшлибез, үсешкә барабыз.

Республикада җиңел сәнәгатьне үстерүгә зур игътибар бирелә. Дәүләт,  шәхсән Радий Фарит улы ярдәмендә җиңел сәнәгать форумнары уздырыла.  Бу безгә, җитештерүче предприятиеләргә, бер-беребезне ныграк белеп, үсешкә барырга ярдәм итә. Республика һәм федераль дәрәҗәдә җиңел сәнәгатьне субсидияләүгә юнәлтелгән программалар бар, без шуларны файдаланып эшлибез. Мисал өчен, чимал һәм матераллар, җиһазлар сатып алуда өлешчә ярдәм кебек программалар үсешкә барырга зур этәргеч булып тора.

Моннан тыш, Сәнәгать үсеше федераль һәм республика фондлары эшчәнлеге җиңел сәнәгатьне үстерүгә юнәлтелгән шартлар тудыра. Әйткәндәй,  бездә идән япмалары җитештерү буенча берләштерелгән предприятие булдырылды. Бу проектны инвестицияләгәндә республика сәнәгатьне үстерү  фонды акчаларын куллана алдык. Бу япмалар автотранспортта (автобусларда, троллейбусларда), су транспортында, метрода кулланылачак, гомумән, аны куллану базары зур.

Әле мөмкинлекләр чоры, эшлә генә! Санкцияләр нигезендә безнең базардан күп чит ил җитештерүчеләре китте,  урыннар бушады, барлыкка килгән шул бушлыкны без яулап, сыйфатлы һәм кирәкле продукция җитештереп, ипмортны алыштыру турында уйлап, актив эшли алабыз һәм без шулай итәбез дә.

Әлеге вакытта  сәнәгатькә ярдәм федераль фондында безнең предприятие өчен яңа корылма – киптергеч-тарттыргыч машина алуга планлаштырылган  яңа проект раслануын көтә. Ул текстиль тукымаларны эшкәртү, югары сыйфатлы товар җитештерү өчен кирәкле корылма. Без бу проектыбыз хупланыр, ел ахырына яки яңа ел башына аны урнаштырып куярбыз дип ышанабыз. Бу тагын да сыйфатлырак товар җитештерергә, үсешкә барырга мөмкинлек бирер.

Тагын шуны әйтер идем, бездә бизнес миссиягә зур игътибар бирелә. Шул эшлекле сәфәрләр буенча Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь республикаларында булдык. Бу безгә  тәҗрибә һәм экспортны арттырырга мөмкинлекләр бирә.

Сер түгел, республикада кадрлар дефициты бар. Аны хәл итүдә республика һәм федераль программаларда катнашабыз, шул нигездә, әлеге вакытта бик күп кешеләрне, булачак кадрларны, федераль субсидияләр исәбенә укытабыз, аларны үзебездә калырга җәлеп итү эше алып барыла.

Тулаем алганда, менә шундый мөмкинлекләр безгә бер урында таптанмаска, алга барырга, югары җитештерүчәнлеккә омтылып нәтиҗәле эшләргә, җитештерү күләмен арттырып, аны сатуга чыгару юлларын ача.

Әйткәндәй, Башкортстанда менә илле ел эшләп килүче «Искож» акционерлар җәмгыяте җитештергән товарларларны без электән киң кулландык,  анда тегелгән сумкалар һ.б товарлар бик озак хезмәт итте. Ә бүген  бу оешма  җитештергән продукция автомобиль, авиация, авыл хуҗалыгы, химия һ.б. сәнәгать тармакларында, гражданнар объектлары һәм юл төзелешендә, җиһаз җитештерүдә, сәламәтлек саклау өлкәләрендә киң кулланылышта. «Искож» продукциясе Русия төбәкләрендә  һәм БДБ илләрендә сатыла.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: