Барлык яңалыклар
Икътисад
11 июль , 01:31

Башкортстан - сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруда алдынгылар рәтендә

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Шушы көннәрдә “Иннопром”да Русиядә 2023 елда сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы турында игълан иттеләр. Узган ел анда 3 урынны алган Башкортстан (элек республика 2 ел рәттән I урында иде) янә лидерлыкка чыкты, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, Краснодар краен һәм илнең берничә сәнәгать үсеш алган төбәген узып китте.

Уфа фән һәм техника университетының  икътисад, идарә һәм бизнес институты директоры вазифаларын башкаручы, икътисад фәннәре докторы Константин Гришин ни өчен республиканың бу казанышы мөмкин булуын аңлатты.

Башкортстанда сәнәгать үсеше өчен барлык тиешле шартлар тудырылган. Берничә ел рәттән республикабыз сәнәгать җитештерүе үсешенең уңай динамикасын күрсәтүе очраклы түгел, ул Русиянең уртача күрсәткечләреннән тотрыклы рәвештә югарырак. Бу юлы без хәтта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, икътисади яктан бик көчле төбәкләрне уздык. Башкортстан күрсәткән нәтиҗәләр республика Башлыгы Радий Хәбировның идарә командасы тарафыннан бу юнәлештә алып барылган системалы эшнең югары нәтиҗәлелеген күрсәтә. Санкцияләр басымына карамастан, республика бер урында тормый, икътисади, сәнәгать потенциалын ышанычлы үстерә, – дип билгеләп үтте Константин Гришин. – Башкортстан алдынгы практикаларны уңышлы тормышка ашыра, алар башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора, сәнәгать кластерлары саны буенча лидерлык позицияләрен биләп тора, Русиянең башка төбәкләре һәм дус илләр белән кооперацияне актив үстерә, монда Беларусь һәм Азия илләре белән икътисади хезмәттәшлекне ачык мисал дияргә мөмкин. Алга махсус икътисади зонасы, башка преференциаль территорияләр үсеш алуын дәвам итә. Республика инвесторларга кызыксынырлык  шартлар тудыра, бизнеска бюрократик йөкләнешне даими киметә, ә Башкортстан башлыгы үз нәтиҗәлелеген исбатлаган сәнәгать сәгатьләре барышында предприятиеләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә. Болар барысы бергә Башкортстанга нәтиҗә китерде, аның белән республика хаклы рәвештә горурлана ала.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: