Барлык яңалыклар
Икътисад
9 июль , 20:46

Хезмәттәшлек ныгый

 Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров Белоруссия премьер-министры Роман Головченко белән очрашты.

Хезмәттәшлек ныгый
Хезмәттәшлек ныгый

9 июльдә Екатеринбургта үткән "Иннопром" сәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров Белоруссия премьер-министры Роман Головченко белән очрашты.
Яклар мөһим мәсьәләләр арасында Уфа районы территориясендә белорус-башкорт индустриаль паркын төзү мәсьәләсен тикшерде. Моның өчен идарәче компания төзеләчәк һәм аның составына Башкортстан һәм Белоруссия вәкилләре керәчәк.
Уфа районы территориясендә "АМКОДОР" Белоруссия холдингын үстерү - тагын да кызыклы проектларның берсе. Әлеге предприятие ашлык эшкәртү машиналары һәм корылмаларын җитештерә.
Моннан тыш, очрашуда туризм өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре дә тикшерелде. Атап әйткәндә, Уфадан Белоруссиягә өстәмә рейслар булдыру күзаллана. Әйтергә кирәк, соңгы елларда Белоруссия белән Башкортстанның күпкырлы хезмәттәшлеге ныгыганнан-ныгый бара.

БР Башлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: