Баймак районында яңа туристик комплекс төзергә планлаштыралар.
Аны төзүгә алыначак “Сириус” җәмгыяте, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында 5 миллион сумлык ташламалы заем алырга өлгергән дә инде.
-Гарантия ярдәме – бизнесны үстерүдә иң мөһим инструментларның берсе. Ул эшкуарларга үз проектларын тормышка ашыру өчен кирәкле инфестицияләрне җәлеп итәргә булыша,- ди бу уңайдан Туризм минситрлыгы башлыгы Зөһрә Гордиенко.
“Юмарт”ның гомум инвестиция хакы 20,5 миллион сумга барып баса.
Фото: Башинформ.