Барлык яңалыклар
Икътисад
1 июль , 20:17

Туган якның гүзәллеген мәңге күреп туймамын

2023-2024 елларда Башкортстанда туризмны үстерү өчен рекордлы 3,9 миллиард сум акча юнәткәннәр. Шуның 1,6 млрд сумы – дәүлә ярдәме, 2,3 млрды – ивнесторларның үз акчалары.

Туган якның гүзәллеген мәңге күреп туймамын
Туган якның гүзәллеген мәңге күреп туймамын

2023-2024 елларда Башкортстанда туризмны үстерү өчен рекордлы 3,9 миллиард сум акча юнәткәннәр. Шуның 1,6 млрд сумы – дәүлә ярдәме, 2,3 млрды – ивнесторларның үз акчалары. Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә шул хакта сөйләде.

Кемпинг һәм глемпинглар булдыру өчен 2,4 миллард сумны тотынганнар. Барлыгы 78 инвест проект хупланган, иң күбе Белорет, Әбҗәлил һәм караидел районнарында проектлар гамәлгә ашырыла.

Грант алучыларның 45 проценты туризм өлкәсендә тәҗрибә туплаган кешеләр. Алынган субсидия акчаларын алар булган базаларын яхшыртуга һәм бөтен ел мизгеленә туры килә торган яңа модульләр төзүгә юнәлтә.

2024 елда Башкортстан туризмның өстенлекле юнәлешләрен үстерү өчен 166,2 млн сум күләмендә бердәм федераль субсидия алган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Салават районында урнашкан “Салават җире” тарихи-мәдәни комплексының туристик потенциалын үстерергә кирәклеге турында да әйтте. Ул аны “Башкорт гомер озынлылыгы” програмасына кертеп, экскурсия мәйданы исемлегенә кертергә кушты.

Чыганак: glavarb.ru

Фото: 2gis.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: