Барлык яңалыклар
Икътисад
1 июль , 19:56

Без - яхшылар исәбендә

Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме гомумрусия күрсәткеченнән ике тапкырга артып киткән.

Без - яхшылар исәбендә
Без - яхшылар исәбендә

 

Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме гомумрусия күрсәткеченнән ике тапкырга артып киткән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә беренче вице-премьер, төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов шушы хакта сөйләп үтте.

2019 елда инвесторлар проектларны гамәлгә ашыруга 338 миллиард сум акча юнәтсә, 2023 елда аның күләме 620 миллиард сумнан артып киткән. Биш еллык күрсәткечтән ул 52,9 процентка арткан. Инвестицияләрнең актуаль портфеле 1,2 триллион сум тәшкил итә, ул 2,2 мең проектны гамәлгә ашыра һәм 61 мең кешегә эш урыны булдырылган.

Рөстәм Моратов әйтүенчә, республика инвестиция комитетының актив эшләве нәтиҗәсе бу. Алар “Инвест сәгать” форматында 153 тематик киңәшмә үткәргән, 630 тәкъдим каралган.

Муниципалитетларда республика җитәкчесе тәкъдиме белән  бизнес-шерифлар институты кертелде – алар район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларының эшкуарлар белән бәйләнеш буенча урынбасарлары.

2023 елгы нәтиҗәләр буенча республика Русиянең инвестиция климаты милли рейтингында өченче урынны алды.

  • Безнең төбәк 70 күрсәткечнең 32 сендә иң яхшылар исәбендә, - диде Рөстәм Моратов. – Былтыр аукционсыз гына җир участокларын арендага бирү вакыты 27 көннән 24 көнгә кадәр төште. Милек хокукларын теркәүне 3 көндә башкарырга була.

Чыганак: glavarb.ru

ФОто: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: