Барлык яңалыклар
Икътисад
27 июнь , 00:41

"Инвестсәгать"тә яңа проектлар каралды

26 июньдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы “Инвестсәгать”не үткәрде. Анда икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында яңа проектлар каралды. Уфа районының Зубово авылында мини-футбол белән шөгыльләнү өчен спорт комплексы төзү проекты турында “Водалюкс Инжиниринг” компаниясе директоры Илгиз Газизов сөйләде. Инициативаны өч ел эчендә тормышка ашырырга планлаштыралар. Инвестицияләр күләме 105 млн сум тәшкил итәчәк. Комплекс ачылгач, биш яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Төбәкнең инвестиция комитеты тәкъдим ителгән проектны хуплады һәм аңа өстенлекле статус бирде. Уфа районы хакимияте шулай ук спорт объектын төзү өчен җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Шулай ук Иглин районында ел әйләнәсенә эшләүче “Алмалар” этномәдәни глэмпинг булдыру проекты каралды. Аны “Финанс Сервис” компаниясенә нигез салучы Евгений Исламов тәкъдим итте. Инвестор җир кишәрлеген сайлап алган һәм 2027 ел ахырына кадәр бу мәйданчыкта 21 модульле торак йорт, шулай ук конференцияләр залы, ресторан, мунча һәм спорт мәйданчыклары төзүне планлаштыра. Глэмпинг территориясендә беренче объектларны 2024 елда ук урнаштыра башлаячаклар.

“РегионТоргПром“  компаниясенең генераль директоры тиз төзелә торган торак йортлар җитештерүне киңәйтү, шулай ук агач сутының төрле төрләрен – урман эшкәртү җитештерүенең өстәмә продуктын  – салу буенча куәтләрне арттыру планнары турында сөйләде. NE VODA бренды астында чыгарылган бу эчемлекләр “Башкортстан продукты“ проекты товарлары ассортиментына керә.

"Инвестсәгать"тә шулай ук автомобильләрне кыска вакытлы арендалау сервисын эшләтеп җибәрү проекты каралды. Аны "Делимобиль" компаниясенә нигез салучы Винченцо Трани тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, кичә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу вакытында бизнесмен республика территориясендә каршеринг хезмәтләрен үстерү планнары турында сөйләде. Беренче этапта Уфада төрле класстагы 500 җиңел автомобиль файдалануга тапшырылачак. Проектка инвестицияләр күләме 800 млн. сумнан бәяләнә. Алга таба компания автомобильләр паркын 2 меңгә кадәр киңәйтәчәк, алар шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә дә файдаланылачак. Инвестиция комитеты тәкъдим ителгән проектны хуплады. Якын арада Уфа хакимияте ДАИның республика идарәсе белән берлектә аренда автомобильләре, шул исәптән парковка урыннары өчен кирәкле инфраструктура булдыру вариантларын эшләячәк.

– Каршеринг хезмәтләрен үстерү – хәзерге заман шәһәренең элементы, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Иң мөһиме – компания киләчәктә инвестицияләр күләмен арттырырга планлаштыра. Шул ук вакытта мондый бизнесның цивилизацияле эш механизмнарын эшләргә кирәк, шул исәптән безнең халыкның каршеринг сервисларын куллану культурасын формалаштырырга кирәк.

Чыганак: glavarb.ru

“Делимобиль» компаниясенә нигез салучы Винченцо Трани:

 “Берничә ел элек без Башкортстанда тулы масштаблы бизнес башларга карар кылдык. Уфада халык саны даими арта бара һәм бу, әлбәттә, безнең өчен бик мөһим. Кешеләрнең уртача тормыш дәрәҗәсе дә үсә, шул исәптән финанс яктан да. Соңгы вакытта шәһәр шактый нык үсеш алган. Шуңа күрә без Башкортстанга инновацион продукт белән керергә карар иттек, бу – каршеринг, бу транспорт инфраструктурасында инновацион система. Русиядә безнең базар өлеше 52 процент тәшкил итә. Без төбәк  бизнесны үстерү өчен бик актив эшлибез, каршерингта яңа технологияне кертү белән актив шөгыльләнәбез. Башкортстан  Хөкүмәте ярдәме белән без монда тулы күләмле эш башларга әзер. 28е бездә ачылыш тантанасы булачак, һәм 28еннән соң барлык делимобильләр Уфа шәһәре урамнарында булачак. Эш башлаганда 500 машина булачак, ләкин өч ел эчендә без аларның санын икегә кадәр арттырырга уйлыйбыз”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: