Барлык яңалыклар
Икътисад
24 июнь , 20:32

Аралар якыная

Үзбәкстан белән Башкортстан  тегү производствосы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә ниятли.

Аралар якыная
Аралар якыная

Үзбәкстан белән Башкортстан  тегү производствосы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә ниятли. Очрашу «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үтте.

- Без тиешле җитештерү участоклары булдырырга һәм авыл хуҗалыгыннан башларга исәплибез. Безнең эшкуарлар Башкортстанда үз бизнесларын башлап җибәрер дип уйлыйм. Үзбәкстан, шул исәптән Ферганә өлкәсе дә, текстиль продукция җитештерү буенча лидер булып тора. Бездә текстиль продукциясендә махсуслашкан 12 кластер эшли инде. Чималны беренчел эшкәртә торган һәм, мәсәлән, эрләнгән җеп чыгара торган компанияләр бар, ләкин киндер җитештермиләр. Димәк, без уртак тырышлык белән тегү цехлары булдыра алыр идек, - ди Ферганә өлкәсе Хокима киңәшчесе Акмал Пулатов.

Үзбәкстан делегациясе җитәкчесе ЦУРың эшен югары бәяләде һәм Ферганә өлкәсендә дә шундый үзәк булдыру теләге турында әйтте.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: