Барлык яңалыклар
Икътисад
10 июнь , 15:12

Чәчү тәмам

Хәзер булачак уңышны тәрбияләп үстерәсе бар.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Башкортстан аграрийлары чәчү кампаниясен тәмамлады. Бу хакта бүген, 10 июньдә, атналык оператив киңәшмәдә әйтелде.

Вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренчә, аграрийлар язгы кыр эшләрен тәмамлаган диярлек. Язгы культуралар 2 млн гектардан артык мәйданга чәчелгән, аларның 1,3 млн гектары – бөртекле һәм кузаклы культуралар. Быел иң зур мәйданнар Хәйбулла (76 мең гектар) һәм Баймак (73 мең гектар) районнарында чәчелгән.

Моннан тыш, 470 мең гектарда майлы культуралар чәчелгән, бу – ният ителгән планнан 7 процентка күбрәк. Ә шикәр чөгендере орлыгы 57 мең гектарга салынгын, бу – планнан 13 процентка артык.

Бүген хуҗалыклар чәчүлекләрне химик утый һәм корткычларга каршы эшкәртә башладылар, шулай ук мал азыгы әзерләүгә керештеләр, диде Илшат Фазрахманов.

Кыр эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен төбәк аграрийлары авыл хуҗалыгы машиналарының техник паркын модернизацияләүне дәвам итәләр. 2024 ел башыннан 4,3 млрд сумга 898 берәмлек техника сатып алынган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язгы чәчү чорында зур эш башкарулары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде.

– Безнең аграрийлар язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлады. Чәчү кампаниясен яхшы оештырган өчен рәхмәт, – диде ул. – Хәзер бар көчне яхшы уңыш алуга юнәлтергә кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: