Икътисад
6 июнь 2024, 17:25

"Таврос" компаниясе белән килешү төзелде

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Бүген, 6 июньдә Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Таврос” компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Рөстәм Миргалимов Чишмә районында “Агродеревня” туристлык кластеры һәм Уфа районында Агросәнәгать паркы төзү турында инвестиция килешүләре имзаладылар.

“Таврос” компанияләр төркеме Башкортстан базарында 12 елдан артык эшли һәм ит җитештерү һәм эшкәртү, шулай ук йомырка, шикәр һәм катнашазык җитештерү белән шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә инвестор республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә 20 млрд сумнан артык акча салды, 5,9 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Компанияләр төркеме предприятиеләре Әлшәй, Бәләбәй, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Кушнаренко һәм Чишмә районнарында уңышлы эшлиләр.

2024 елда “Таврос" Башкортстанда 16,8 млрд сумлык биш инвестиция проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Алар арасында – Чишмә районында “Агродеревня” туристлык кластеры һәм Уфа районында “Таврос Агропарк” агросәнәгать паркы төзелеше. Исегезгә төшерәбез, соңгы проект “Инвестсәгать” утырышларының берсендә хуплау алды. Сүз авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә булачак резидентлар өчен махсус мәйданчык булдыру турында бара. Моның өчен 2023 елның августында Подымалово авылы янындагы мәйданчыкта җитештерү, логистика һәм инженерлык инфраструктурасы төзелә башлады.

“Таврос” компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Рөстәм Миргалимов билгеләп үткәнчә, предприятие Башкортстанның күпьеллык ышанычлы партнеры булып тора.

– Бүген имзаланган килешүләр төбәк белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм үстерү теләгебезне раслый, – дип ассызыклады Рөстәм Миргалимов. – Алар республика халкына да, Башкортстан икътисадына да зур практик файда китерер дип ышанам.

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада агросәнәгать тармагын үстерүгә һәрвакыт игътибар югары  булуын билгеләп үтте. 

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас