Икътисад
6 июнь 2024, 11:26

Сәнәгать һәм сәүдә министры белән очрашу

Бүген,  6 июньдә, Петербург халыкра икътисади форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең  сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов белән очрашты. Очрашуда министр Башкортстанның Русиянең индустириаль үсеше локомотивларының берсе булып торуын ассызыклады.

– Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республикага һәм Башкортстан территориясендә эшләүче җитештерүчеләргә ярдәм итәргә тели, – дип белдерде Антон Алиханов. – Бергәләп Русия Президентының илнең технологик суверенитетын формалаштыру өлешендә куйган бурычларын хәл итәчәкбез.

Башкортстан Башлыгы Антон Алихановны министр вазифасына билгеләнүе белән котлады һәм аңа эшендә уңышлар теләде.

- Без Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командасы белән нәтиҗәле эшләвебезне дәвам итәрбез дип өметләнәбез. Башкортстан – сәнәгать үсеш алган төбәк. Сезне республикага килергә һәм мөмкинлекләребез белән танышырга чакырабыз, – диде Радий Хәбиров.

 Очрашуда икътисадның индустриаль секторын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Алар арасында – оборона продукциясен җитештерүче производстволарны кадрлар белән тәэмин итү.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас