Икътисад
31 Май 2024, 15:35

Эш сәфәре белән Стәрлетамакта

Республика Башлыгы Стәрлетамак шәһәрендә булды.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

31 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Стәрлетамакка килде. Төбәк җитәкчесе берничә сәнәгать производствосында булды, шулай ук предприятиеләр җитәкчелеге белән аларны үстерү һәм өзлексез йөкләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы «Шихан» сыра заводының җитештерү мәйданчыгында булды («Берләшкән сыра заводлары»холдингына керә). Быел предприятиегә 40 ел тула, ул Русия базары өчен продукциянең киң ассортиментын чыгара.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Стәрлетамакның «Красный пролетарий» предприятиесендә булды. Ул нефть промысласы җиһазлары, шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен башка агрегатлар җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе. Радий Хәбиров заводның җитештерү мәйданчыкларын карады һәм аны алга таба үстерү планнары белән танышты.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас