Икътисад
26 Май 2024, 12:48

Хезмәттәшлек итү турындагы меморандумга кул куйганнар

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

25 майда Сибайда уза торган VI Бөтенрусия инвест-сабантуенда Кытай компанияләре белән хезмәттәшлек турында ике меморандумга кул куелды. Авыл хуҗалыгы тармагының төрле юнәлешләрендә актив хезмәттәшлек күздә тотыла. Документларга БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, “Дайю Цзешуй“ компанияләр төркеме генераль директоры Кан Хай, “Чжиинда“ компаниясе идарәсе рәисе урынбасары Дин Кэ кул куйдылар.

– Кытай Халык Республикасы белән агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне актив үстерергә ниятлибез. Шунысы мөһим, бу товарлар Кытайдан гына китертелмәячәк. 2023 елда без Кытайга 100 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрдек. Быел бу сан артачак. Шулай ук БР территориясендә уртак производстволар ачачакбыз, –  диде Илшат Фазрахманов.

“Дайю Цзешуй“ җаваплылыгы чикләнгән компанияләр төркеме белән авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, ирригация җиһазларының барлык төрләрен китерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Чжиинда җаваплылыгы чикләнгән Циньян авыл хуҗалыгы компаниясе Башкортстанга төрле продукция, аерым алганда яшелчә, җиләк-җимеш, ашарга яраклы гөмбәләр һәм алардан ясалган азык-төлек продуктлары китерергә планлаштыра. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас