Бүген кунакларны Әбҗәлил районында Сабантуй бәйрәме көтә.
"Урал арьягы- 2024" Бөтенрусия инвестицияләр Сабантуенда килешүләргә кул куйганнан соң Пленар утырыш һәм республика Башлыгының рәсми кабул итүе булды. Пленар утырышта Үзбәкстан, Кытай, Төркия, Мәскәү кунаклары инвестицияләрнең Башкортстандагы перспективалары хакында фикер алышты. Республика Башлыгы Сибайдагы инвестсабантуйның концепциясе, аның тарихы, нәтиҗәләре һәм перспективалары белән таныштырды. Быел бу эшчәнлеккә 15 ил вәкилләре җәлеп ителгән, һәм аларның саны арта барачак, чөнки Башкортстанда инвестицияләр өчен бар шартлар да булдырыла. Һәм бу юнәлештәге эшләр нәтиҗәсендә республика инвестиция климаты буенча Русиядә лидерлар сафында башкаларга үрнәк тә булып тора.
Шулай итеп, инвестсабантуй кебек халыкара масштабтагы форум Башкортстанны дөньяда танытуга, аның икьтисадын, халыкның тормыш дәрәҗәсен, мәдәниятен тагын да үстерүгә хезмәт итәчәк.